Accessibility links

Кайнар хәбәр

Памфилова: Навальный президентлыкка намзәт булу өчен могҗиза кирәк


Хәзерге вакытта Алексей Навальныйның президентлыкка намзәт буларак теркәлү мөмкинлеге юк, диде Русия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный бары тик могҗиза очрагында гына президентлыкка намзәт буларак теркәлә ала, дип белдерде. Моның турында ул "Дождь" каналына биргән әңгәмәсендә сөйләде. Хәзерге вакытта Алексей Навальныйның президентлыкка намзәт буларак теркәлү мөмкинлеге юк, диде Памфилова.

"Могҗиза" буларак Памфилова "Кировлес" милкен урлау турында хөкем карарына кассация шикаятен атады. 2017 елның май ае башында гамәлгә кергән бу хөкем карары Навальныйга сайлауда катнашуны тыя.

"Мин Алексей Навальный турында сөйләшмәскә тырышам. Минем өчен бу "изге сәяси сыер" сыман, аңа тимәү хәерлерәк", диде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

2016 ел ахырында оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный президент сайлавында катнашу ниятен игълан итте. Аның фикеренчә, Конституциядә реаль хөкем карары чыгарылмаган кешеләргә сайлауда катнашу тыелмый. Навальный исә шартлы рәвештә хөкем ителде. 2017 елның апрелендә Навальный президентлыкка намзәт буларак теркәлү өчен кирәкле 300 мең имза җыйганын белдерде.

2018 елның 18 мартында Русия президентын сайлау узачак. Сайлауда катнашырга ниятләре турында ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский һәм "Яблоко" башлыгы Григорий Явлинский белдерде. Владимир Путин әлегә сайлауда катнашу ниятен белдермәде.

XS
SM
MD
LG