Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 17:15

Лондонда машинаның кешеләр өстенә менүе ихтимал террор гамәле буларак тикшерелә


Җәяүлеләрне таптаткан урында. Лондон

Хокук саклау оешмалары Лондонда фургон машинасының җәяүлеләр өстенә менүен ихтимал террор гамәле буларак тикшерә. Бу хакта Британия премьер-министры Тереза Мэй белдерде.

19 июньгә каршы төндә Лондонның Финсбери паркындагы Севен Систерс урамында зур булмаган йөк машинасы җәяүлеләр өстенә менгән. Бу җирлектә нигездә иммигрант мөселманнар яши. Шаһитләр сөйләвенчә, бу алдан уйлап башкарылган гамәл. Полиция хәбәренчә, бер кеше һәлак булган, 10 кеше яраланган.

Британия мөселманнар шурасы белдерүенчә, зыян күрүчеләрнең барысы да Финсбери паркындагы мәчеттән кичке намаздан кайтып килгән булган.

Машина йөртүче качарга омтылган, ләкин аны өч кеше тотып, полициягә тапшырган. Аңа 48 яшь диелә. Башка мәгълүмат бирелми.

3 июньдә билгесез кешеләр фургон машинасында зур тизлектә Лондон күперендә җәяүлеләр өстенә менгән иде. Шуннан алар машинадан чыгып Боро базары тирәсендәге кешеләргә һөҗүм итте. Нәтиҗәдә җиде кеше һәлак булды, 50гә якын кеше зыян күрде. Теракт өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме алды.

Финсбери паркындагы мәчет 1994 елда ачылган. Аның элекке имамы Мостафа Камил Мостафа 2015 елда терроризмда гаепләнеп АКШта гомерлек төрмәгә хөкем ителде. Соңгы елларда мәчеттә исламның тыныч дин икәненә басым ясап, башка диннәргә хөрмәт белән карау идеяләрен алга сөрәләр.

XS
SM
MD
LG