Accessibility links

сишәмбе, 27 июнь 2017, Казан вакыты 15:22

Соңгы мәгълүматларга күрә, шимбә кичендә Британия башкаласында һөҗүмдә җиде кеше һәлак булган, 50гә якын яраланучы хастаханәләргә озатылган.

Шимбә көнне җирле вакыт белән кичке унда билгесез кешеләр фургон машинасында зур тизлектә Лондон күперендә җәяүлеләр өстенә менә. Шуннан алар машинадан чыгып Боро базары тирәсендәге кешеләргә һөҗүм итә. Нәтиҗәдә җиде кеше һәлак булган, 50гә якын кеше зыян күргән.

Полиция әлеге хәлләрне теракт дип белдерде. Алар сүзләренчә, барлык һөҗүм итүче өч кеше юк ителгән.

Баштарак терактта катнашучыларның киемнәренә шартлаткыч тутырылганы әйтелсә дә, соңрак Лондон полициясе сәхифәсендә бу кире кагылды.

Британия премьер-министры Тереза Мэй Лондондагы хәлне "террор акты" дип атады. Якшәмбе көнне премьер COBRA гадәттән тыш комитет утырышын уздыра. Анда хөкүмәт вәкилләре, полиция, махсус хезмәтләр катнаша. Лондон мэры Садыйк Хан әлеге җинаятьне тыныч халык һәм шәһәр кунакларына каршы "планлаштырылган һәм мәгънәсез һөҗүм" дип атады.

Полиция мәгълүматларына күрә, зыян күрүчеләр арасында Русия ватандашлары юк.

Воксхолл тирәсендә дә гадәттән тыш хәл турында хәбәрләр булды, соңрак полиция аны терракт белән бәйле булмавын әйтте.

АКШ президенты Дональд Трамп үз Твиттерында Британиягә ярдәм итәргә әзерлеген белдерде.

#PrayForLondon һәм #LondonBridge һэштеглары Twitter-ның исемлек башына чыкты. Facebook Лондонда яшәүчеләргә үзләрен исән-иминлеге турында хәбәр итәргә тәкъдим итә.

Соңгы арада Британиядә берничә терракт булды. 22 март Вестминстер күперендә машина йөртүче җәяүлеләрне таптады. 22 май көнне Манчестерда шартлау нәтиҗәсендә 22 кеше һәлак булган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG