Очрашуга рөхсәт бирү турында Твиттерда Чийгозның адвокаты Николай Полозов хәбәр итте.
Активистлар мәгълүматына караганда, Чийгозны яшерен рәвештә Акмәчеттәге тикшерү изоляторыннан Бакчарасайга алып килгәннәр һәм бераздан изоляторга кире кайтарганнар.
Моңа кадәр мәхкәмә Чийгозның әнисе белән күрешүне сорап язган мөрәҗәгатьләренә кире җавап биргән иде.
Чийгозны гаепләү 2014 елның 26 февралендә булган урам җыенында "халыкны тәртипсезлекләргә өндәү чакыруы"на нигезләнә. Ул чакта Кырым Югары радасы каршында Мәҗлес вәкилләре Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы урам җыены уздырган иде. 27 февральгә каршы төндә Русия хәрбиләре Кырым Югары Радасы бинасын һәм башка хакимият биналарын басып алды. 2016 елда "Мемориал" хокук яклау үзәге Ахтем Чийгозны сәяси тоткын дип таныды.