Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы Икенче дөнья сугышы башлануга кагылышлы документларны чыгарды


Моңа кадәр сер итеп сакланган документның бер өлеше
Моңа кадәр сер итеп сакланган документның бер өлеше

Руссия саклану министрлыгы 1941 елның 22 июнендәге вакыйгаларның беренче көннәренең шаһиты булган хәрби җитәкчеләрнең архив документларын чыгарды.

Моңа кадәр сер итеп сакланган документларда хәрби җитәкчеләр сугышның беренче көннәре турында сөйли. Әлеге язмаларда совет гаскәрләренең нинди әзерлектә булуы, һөҗүм турында кайчан билгеле булуы һәм нинди чаралар күрелүе турында бәян ителә. Шулай ук ни өчен артиллерия корпусларының һәм дивизияләренең күп өлеше бу көнне укыту аланнарында булуына җавап эзләнә.

Сугышның беренче көне хатирәләре белән уртаклашучылар арасында Совет берлеге маршалы Иван Баграмян, Балтыйк буе штабының күзләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Кузьма Деревянко да бар.

22 июнь Русиядә Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне 76 ел элек фашист Германиясе Совет берлегенә бәреп керә. 1939 елда башланган Икенче дөнья сугышының Русиядә Бөек Ватан сугышы дип аталган чоры 1945 елга кадәр дәвам итә.

Рәсми мәгълүматларга караганла, Совет берлеге сугышта 27 миллион кешесен югалта. Күптән түгел дөньяга чыгарылган Совет берлегенең Дәүләт планы мәгълүматларында әлеге сан 42 миллионга җитә.

Бүген илнең төрле шәһәрләрендә сугыш корбаннарын искә алу чаралары уза. Казанда мондый чаралар Җиңү паркында сәгать 10да башланды.

XS
SM
MD
LG