Accessibility links

Уфада "СтопКроношпан" активисты үзен мәхкәмә коймасына чылбырлады


Ирина Курели
Ирина Курели

22 июнь Уфаның Ленин районы мәхкәмәсендә “СтопКроношпан” хәрәкәте эше каралды. Мәхкәмә бинасы каршында әлеге хәрәкәт вәкиле Ирина Курели койманың тимер рәшәткәләренә үзен чылбыр белән бәйләп куйган иде.

Әлеге хәлгә полиция хезмәткәрләре дә зур игътибар күрсәтте. Мәхкәмә бинасын саклаучы полиция хезмәткәрләре чыгып карагач, тагы өстәмә көчләр чакырттылар. Ике машина белән бер төркем полиция хезмәткәрләре килде. Алар Ирина Курелидан ни өчен чылбыр белән бәйләнүе белән кызыксынды. Ирина аларга Русиянең һәм Башкортстанның югары мәхкәмәләре “СтопКроношпан” файдасына карар чыгарып та, эшне кире район мәхкәсенә кайтарылуының канунсыз булуын белдерде. Полиция хезмәткәрләре югары түрәләренә шалтыратып киңәшләшкәннән соң Курелиның таләпләре югарыга җиткереләчәген ышандырдылар һәм чараны туктатуын сорадылар. Ирина йозакның ачкычы үзендә булмавын, мәхкәмә бинасындагы “АнтиКроношпан” вәкилләрендә икәнлеген әйткәч, полиция хезмәткәрләре бинага кереп ачкыч хуҗасын табып алып чыктылар һәм Ирина Курели үзен чылбырдан азат итте. Аны кулга алучы булмады. Үзе полициянең кулга алмавын чарада журналистларның күпләп катнашуы белән аңлатты. Әлеге чараны оештыру сәбәпләрен ул Азатлыкка шулай дип аңлатты.

– Безнең “СтопКроношпан” хәрәкәте заводны булдырмау өчен дүрт ел буе көрәшә. Проектлаштыру буенча экспертизаның дөрес түгеллеген югары мәхкәмәләр дә таныды. 2016 елда Мәскәүдә Русиянең Югары мәхкәмәсендә без җиңүгә ирештек. 2017 елда Башкортстанның Югары мәхкәмәсе дә безнең файдага карар чыгарды. Ләкин безнең эшне кабат район мәхкәмәсенә төшерделәр. Завод эшләргә тиеш түгел. Шулай булуга карамастан, ул табигатьне пычратуын дәвам итә. Ул гына да түгел, аны тагын зурайтырга җыеналар. “СтопКроношпан” хәрәкәте республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның кабул итүен таләп итә! Бу чара белән мин җәмәгатьчелекнең хәвефле “Кроношпан” заводына игътибарын арттыру өчен уздырдым.

Мәхкәмә көне буе барды. Утырышта “Кроношпан” заводы вәкилләре катнашмады. Мәхкәмә карары экология өчен көрәшүчеләр файдасына чыгарылмады. Алар көрәшне тукттатмый, югары мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәргә җыена. “СтопКроношпан” вәкилләре мәхкәмәдән соң бина янында “Гаделсезлекне туктатыгыз!”, “Мәхкәмә рәисе, очрашуга чык!”, “Мәхкәмә рәисенең кабул итүен таләп итәбез!” дип күмәкләп кычкырып торды. Ләкин аларга игътибар итүче булмады.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Австриянең Kronospan Holdings East Limited компаниясе 2012 елда Уфада агач эшкәртү заводы төзү буенча республика белән инвестиция килешүе төзегән иде. 2013 елда аны төзү эшләре башланды. 2013 елда җәмәгатьчелекнең каршылык чаралары нәтиҗәсендә төзелеш туктап торды, ләкин 2014 елда завод дәүләт эксперизасы үтеп төзелеш дәвам итте. 2015 елда ул эшли башлады.

“СтопКроношпан” завод Уфага якын урнашу сәбәпле, экологик зыянлы дип аны ераккарак күчереп салуны таләп итә. Завод Уфа районының Шакша бистәсе, Старомихайловка, Алаторка, Грибовка, Кириллово, Дорогино авыллары янында урнашкан.

XS
SM
MD
LG