Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан президенты килү сәбәпле Уфада тыгыннар барлыкка килде


Алмазбәк Атамбаев һәм Рөстәм Хәмитов
Алмазбәк Атамбаев һәм Рөстәм Хәмитов

Уфада машина йөртүчеләр икенче көн юл тыгыннарында утыра. Башкортстанга эш сәфәре белән Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев килүе уңаеннан күп урамнарны яптылар.

Җомга иртәнге якта Уфаның Зорге урамында ЮХИДИ машиналары юлны ябып тору сәбәпле, озын тыгын барлыкка килгән. Башкала дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юлларны ябу Уфага Кыргызстан президенты килү белән бәйле, дип яза Mkset. "Урамнарда ЮХХДИ патрульләре эшли. Президент кортежы якынлашканда алар урамны ябып тора", диләр автоинспекциядә.

Республика башлыгы матбугат хезмәт хәбәр итүенчә, Алмазбәк Атамбаев Уфадан бүген китәчәк. Әле ул Уфада рәсми булмаган очрашулар уздыра. Эш сәфәренең рәсми өлеше кичә булды дип белдерелә.

Кыргызстан президенты Уфага килде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:07 0:00

Кыргызстан президентының китүе дә зур тыгыннарга китерергә мөмкин, дип фаразлана. Чөнки төштән соң уфалар авылларга яки бакчаларга кузгала.

Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев Башкортстанга 22 июньдә килде. Дәүләт җитәкчесен аның хатынны Рәисә Атамбаева озатып йөри. Сәфәр барышында Атамбаев Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов белән орашты. Шулай ук Русиядә Кыргызстан мәдәнияте көннәре кысаларында Кыргыз республикасының сәнгать осталары концерты узды.

Казанда да 23 июньдә Кыргызстан мәдәнияте көннәре башлана.

XS
SM
MD
LG