Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теленнән оялган ифтар


Мәскәүдә Рамазан чатыры
Мәскәүдә Рамазан чатыры

Рамазан ае дәвамында Мәскәүдә Рамазан чатыры чарасы үтте. Көн саен биредә авыз ачарга җыелган халык өчен ифтарлар уздырылды. 22 июнь татарларга һәм Татарстанга багышланган кичә оештырылды. Әмма ул авыз ачу дини мәҗлесе түгел, ә протокол нигезендә узган чараны хәтерләтте.

Ел саен Татарстан кичәсендә аншлаг. Бирегә барысының да эләгәсе килә, ә чатырда урыннар санаулы. Шуңа күрә чакыру кәгазьләре белән кертүне аңлап кабул итәргә кирәк. Чатыр биш тапкырга зуррак итеп корылса да, теләгәннәрнең барысын да кунак итү мөмкин түгел. Бу Мәскәүдәге мәчетләр мәсьәләсе кебек. Казан үрнәгендә кимендә һәрбер бүлгедә бер мәчет һәм рамазан аенда аның янында чатыр эшләп торса, татарлар да, башка мөселманнар да бердәндер Рамазан чатырына эләгә алсам ярар иде дип интекмәс, үпкәләүчеләр дә азрак булыр иде.

Әйтерсең лә, татарларның мөнәҗәт әйтү мәдәнияте юк

Рамазан чатырына килгән кешеләргә күз салганда, аудиториянең төрлелеге күзгә ташланды. Аның эчтәлеген Татарстан ягы кайгырткан. Республиканың мәдәният министрлыгы Русиянең мөфтиләр шурасы белән берлектә бу кичәдә татарларны ничек кабул итүләре, мөселман өммәте каршында безнең нинди халык буларак тәкъдим ителүе өчен җаваплы. Дөресен әйтим, мин Рамазан чатырының башка ифтарларына бармадым. Сәбәпләре гади: башка кешенең урынын аласым килмәде, чөнки бу – мохтаҗлар өчен уздырыла торган мәҗлес. Мохтаҗлар гына түгел, дин юлында беренче адымнарын ясаган кешеләр өчен дә мондый кичәләр файдалы, алар өммәт, башка мөселман халкы мәдәнияты белән таныша.

Ә Татарстан кичәсенә бармый булдыра алмадым. Кызыксыну хисе җиңде. Татарстаннан кем килер, Мәскәүдә яшәүче татарларга нинди сүзләр җиткерерләр, республика нинди эчтәлектәге программ әзерләде дип карау өчен бардым. Әмма хисләнеп баруым, дәртем биредә яңгыраган сүзләр, җырларны ишетүгә үк сүрелде. Беренчедән, җырчылардан башка Татарстаннан берсе дә килмәгәнлеге ачыкланды. Икенчедән, бу кичәдә Казаннан килгән җырчыларга да дәгъвалар күп. Юк, алар начар җырламый, башкарган җырлары күңелемә якын, әмма, кызганыч, бу җырлар урынсыз иде, күбесенеке кичәнең темасына туры килмәде. Әйтерсең лә, татарларның мөнәҗәт әйтү мәдәнияте юк, безнекеләр нәшидләр әйтә белми төсле. Дини җырлар яңгарамады.

Пропагандистик дога кылуга кушылу урынына ифтарга килүчеләр ашауны кулайрак күрде

Әмма күңелне кыргыны да бу түгел – Татарстанга багышланган кичә тулысынча диярлек русча узды. Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Пушкин телендә генә диярлек чыгыш ясады, бер-ике татарча дежур сүз булды һәм ул башлыча 22 июнь көне генә турында сөйләде. Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов – татарча чыгыш ясаучы бердәнбер кеше. Ул татарча сөйләде, аннары русчага тәрҗемә итте. Әмма Татарстан, татарларның ифтар кичәсендә иң гарьләндергәне – кичәнең азагында татарлар һәм Русиядә яшәүче барлык халыклар (күрәсең, үпкәләмәсеннәр дип эшләнгәндер, әлеге дә баягы толерантлык) өчен русча дога кылу. Хәзрәт Коръән кәлимәләре белән башлап русча теттереп дәвам итү белән догага күтәрелгән куллар үзләреннән-үзе аска шуышты. Минем генә түгел, каршымда утырган таныш булмаган башка кешеләр дә дога кылуны кирәк тапмады, ә хәзрәт туктамыйча микрофонга Русиядәге сәяси вазгыять, татарларның андагы урыны турында сөйләде дә сөйләде. Пропагандистик дога кылуга кушылу урынына ифтарга килүчеләр ашауны, үзара татарча сөйләшеп, хәл-әхвәл белешүне кулайрак күрде.

Аллаһтан сораган теләкләрне дә корбан итәбез түгелме соң?

Дога – иң мөһим һәм ихлас әйтелгән сүзләр. Без, татарлар, ник үзебезне шулкадәр ихтирам итмибезме соң дип аптырыйм? Башкалардан кыенсынып, туган телен өйрәнә алмаучыларны кайгыртып, алар аңламас дип борчылып, яки туган телдә сөйләргә авыррак дип ялкауланып иң кадерле булган – туган телдә генә әйтелә торган мөһим сүзләрне, Аллаһтан сораган теләкләрне дә корбан итәбез түгелме соң? Дога кылганда татарча әйтелгән сүзләрне аннары русчага тәрҗемә итәргә берсе дә комачауламый бит. Безнең өчен дини белем арттыруда да, ана телен белүдә дә үрнәк булырдай шәхесләр руслаштыру тегермәненә су коялар түгелме?

Туган телдә дога кылуны урыслаштыру – бабаларыбызның тырышлыкларын юк итү

Руслаштыру ислам диненә тыкшынмый иде, һәрхәлдә тырышса да, бу эш озак еллар дәвамында уңышка ирешмәде. Татарлар динне туган тел аша өйрәнде, Аллаһка ана теле аша якынайды. Әби-бабайлар мәчетләрне татар булып саклады. Без бүген соңгы тел бастионын сатып үзебезгә хыянәт итәбез. Туган телдә дога кылуны урыслаштыру – бабаларыбызның тырышлыкларын юк итү. Аллаһка туган телдә ялвару – безнең рухи һәм мәдәни мирас. Аны юкка чыгаруга хакыбыз бармы? Ифтардагы халыкның 90 проценты – татарлар. Башкалар аңламас, үз телебездә генә сөйләшү башкаларны ихтирам итмәү дип аклану урынсыз. Иң башта үзебезне ихтирам итәргә өйрәник, аннары инде башкаларның да безгә карата карашы үзгәрер.

Шамил Сабиров
Мәскәү

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG