Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге Рамазан чатыры Финляндия татарлары белән таныштырды


Рамил Беляев
Рамил Беляев

6 май кичендә Мәскәүдәге Рамазан чатырында Финляндия татарлары ифтар уздырды. Гадәттәгечә, быел да чатырда уза торган кичәләр һәрберсе аерым мәселман халкына яисә оешмага багышлана. Татарлар быел өч кичә оештыра – нижгар татарлары кичәсе, фин татарлары кичәсе һәм Татарстан исеменнән аерым ифтар. Финляндия татарлары кичәсе тарихта беренче тапкыр уздырылды. Азатлык Финляндия татарлары мәхәлләсе имамы Рамил хәзрәт Беляев белән әлеге ифтар турында сөйләште.

Рамил хәзрәт, ифтар ничек узды, сезгә ошадымы?

– Ифтар яхшы узды, без канәгать. Ул үзенә күрә танышу һәм вәгазь кичәсе дә булды. Дүрт-биш чыгыш әзерләнгән иде. Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин исеменнән аның урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов сәламләде.

Аннары Финляндия татарлары мәхәлләсе рәисе Атик Али ифтарга килүчеләргә мөрәҗәгать итте. Шулай ук аның туганы Акиф, башкарма мөхтәрияттән Харис Бәдретдин чыгыш ясадылар. Соңгы булып мин сөйләдем. Чыгышлар арасында безнең "Мәчеткә илткән юл" фильмыннан өзекләр күрсәтелде. Халык күп булды, якынча 500-600 кеше белән бергәләп авыз ачтык, аралаштык.

Атик Али
Атик Али

– Ифтарда катнашучылар Финляндия татарлары турында беләләр идеме?

– Бер өлеше белми. Араларында безнең танышларыбыз да булды, алар инде безнең турында хәбәрдар. Кайчандыр Финляндиядә бездә кунак булып киткән, аралаша торган кардәшләр-туганнар белән дә күрештек. Сөенечле очрашулар күп булды. Кичә дустанә, җылы мохиттә үтте.

– Финляндия татарларының Мәскәүдәге Рамазан чатырында мондый ифтарны элегрәк уздырганы бар идеме?

– Бу тарихта беренче мәртәбә булды. Финляндия мәхәлләсе вәкилләренең шушы проект кысаларындагы башка ифтарларда катнашканы булды, әмма безнең аерым ифтар уздырганыбыз юк иде.

– Кичәне уздыру ничә сумга төште?

– Суммасын әйтә алмыйм, бу – эчке мәгълүмат.

– Рамил хәзрәт, менә шундый кичәләр уздыру сезгә, Финляндия татарларына, нәрсә бирә?

– Беренчедән, безнең татарларның тамырлары Русия империясеннән киткән татарларга барып тоташа. Мондый ифтарлар символик мәгънәгә ия. Монда кайтып, нәсел кешеләребез, кардәшләребез яшәгән урында ифтар оештыру үзенә күрә матур бер дәвамчылык.

Икенче яктан, безнең Русиядә яшәгән кардәшләребез белән элемтәләребез бик нык, алар Финляндиягә килә, без исә монда кунак булабыз. Бу – элемтәләрне ныгыту. Киләчәктә, бәлки, башка төрле чараларда да катнашырбыз.

– Финляндия татарлары мәхәлләсе вәкилләре дә килдеме, яки ифтарда оештыручылар гынамы?

– Юк, без оештыручылар гына килдек.

– Хәзрәт, ничек уйлыйсыз, ифтарларны аерым "Татарстан көннәре", "Нижгар татарлары", "Фин татарлары көннәре" дип уздыру милләтне бүлгәләү галәмәте түгелме? Болай атау дөресме? Мәсәлән, Фин татарлары дип түгел, "Финляндиядә яшәүче татар мәхәләссенең кичәсе" дип әйтүгә нәрсә комачаулый?

– Бу мәсьәлә алай ук тирән уйланылмаган, таркалуга китерәдер дип уйламыйм. Бәлки, чынан да, отышлырак исем табарга кирәк булгандыр. Аннары бу күбрәк дин белән бәйле, ә диндә, үзегез беләсез, милләт темасына артык җитди әһәмият бирелми.

Кешеләргә башка илләрдә яшәүче татарлар турында мәгълүмат белү кызык, алар киләчәктә дә кызыксынып киләчәк. Мәхәллә яки оешманың гына кичәсе дип атасак, ул төбәктә икенче бер оешма да булырга мөмкин. Шуңа күрә бу кабул ителгән форматны начар дип санамыйм.

XS
SM
MD
LG