"Коллегалар аңлыйлардыр: бүгенге хәлдә 34 процентка гына кайтып калу мөмкин түгел", ди Антонт Силуанов ТАССка биргән әңгәмәсендә.
Аның сүзләренчә, Пенсия фонды "федераль бюджет субсидияләрендә генә эленеп тора".
"Демографик хәл өстәмә эшче куллар эзләргә мәҗбүр итә. Ә Пенсия фондына бүленгән бюджет акчаларын нәтиҗәлерәк тә тота алыр идек. Шул исәптән пенсионерларга сыйфатлырак хезмәт күрсәтү өчен дә", дип белдерә финанс министры һәм пенсия яшен күтәрү яклы булуын әйтә.
Алексей Кудринның Стратегияләр әзерләү үзәге элегрәк белдерүенчә, пенсия яшен күтәрү пенсияләрне 30 процентка арттырачак. Кудрин үзәге пенсия яшен 2019-2020 елларда ук арттырырга тәкъдим итә. Ирләрнең пенсиягә чыгу вакытын 65 яшькә, хатын-кызларныкын 63 яшькә кадәр күтәрү пенсионерлар санын 9 процентка киметәчәк, диелә Кудрин үзәге хисабында.