Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада Русия ватандашлыгы алу өчен ант тексты сайланды


Русия Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин
Русия Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин

Русия Дәүләт Думасы депутатлары чит ил кешеләре Русия ватандашлыгы алганда әйтелергә тиеш антның текстын сайлап алды.

Русия ватандашлыгы алырга теләүчеләр түбәндәге сүзләрне кабатларга тиеш: Мин, (исеме, фамилиясе, атасының исеме), үз ихтыярым белән һәм аңлы рәвештә Русия Федерациясе ватандашлыгы кабул иткәндә тантаналы ант бирәм:

Русия Федерациясе Конституциясен һәм кануннарын үтәргә, аның ватандашларының хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итәргә;

Русия Федерациясе ватандашы бурычларын дәүләт һәм җәмгыять бәхете өчен намус белән үтәргә;

Русия Федерациясенең күпмилләтле халкының тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә һәм сакларга.

Тексның авторы – дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Павел Крашенников. Ант текстының үз вариантларын депуталар Владимир Жириновский һәм Ирина Яровая да тәкъдим иткән булган.

Ватандашлык алырга җыенучылардан ант бирдерү тәртибе кертергә Русия президенты Владимир Путин тәкъдим итте. Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин президентка антның текстын әзерләргә вәгъдә бирде. Перзидент шулай ук антны бозуылар өчен "юридик чаралар" кертү турында да әйтеп узды.

XS
SM
MD
LG