Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 12:33

5 июль Киевта швед журналисты Элин Йонссон төшергән "Җамаланың көрәше" фильмы тәкъдим ителде. Фильмда автор күренекле җырчы Җамала аркылы кырымтатарларның бүгенге хәлен сурәтли.

Чарада Мостафа Җәмилев, Җамала, төрле илләрнең Киевтагы дипломатлары, депутатлар, активистлар, кеше хокукларын яклаучы оешмалар вәкилләре катнашты.

Фильм "Евровидение-2016" бәйгесенең җиңүчесе, кырымтатар җырчысы Җамаланың иҗат юлын, кырымтатарларның тарихын, аларның бүгенге тормышын чагылдыра.

Ярты сәгатьлек документаль фильм Кырымда һәм Киевта төшерелгән. Автор Җамала хакында гына түгел, ә аның әни-әтисе яшәгән, Кара диңгез буенда урнашкан Кучук Озен (Малореченское) авылында да булып, гаиләнең тормышы, кырымтатарларның 2014 елдан соңгы хәле, аларны хөкем итү эшләре хакында да сөйли.

Минем өчен хәзерге оккупация чорында кырымтатарларның нинди хәлдә калуын күрсәтү мөһим иде

"Минем өчен хәзерге оккупация чорында кырымтатарларның нинди хәлдә калуын күрсәтү мөһим иде. Мин үткән тарихны бүгенге көн белән тоташтырырга тырыштым. Бүген акрынлап икенче депортация бара", диде Йонссон.

Фильм каһарманнары арасында кырымтатар хәрәкәте җитәкчесе Мостафа Җәмилев, адвокат Николай Полозов, кырымтатар халкы корылтаеның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев, Җамаланың әти-әнисе бар. Бөтендөнья кырымтатар конгрессының идарә әгъзасы, Кырымда югалган Эрвин Ибрагимов хакында да эпизодлар фильмга кертелгән.

Фильмның вакыты чикләнгән булу сәбәпле, Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесенең рәис урынбасары Ильми Умеров, шулай ук тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы эшләре нигезендә тоткарланганнарның гаиләләре белән булган очрашулар керми калды диде Элин.

"Җамаланың көрәше" беренче тапкыр Швециядә бу елның май аенда Украинада узган "Евровидение-2017" бәйгесенә туры китереп SVT телеканалында күрсәтелгән.

Фильмны караучылар көтелмәгән нәрсәләрне күрер

"Мин тик Җамала, Кырым хакында гына фильм төшергән булсам, аны Кырым белән болай да кызыксынган 10 меңләп кенә швед карар иде. Шуңа күрә мин Җамала аркылы Кырымда ниләр булганын күрсәтергә тәләдем, фильмны караучылар көтелмәгән нәрсәләрне күрер", диде Элин Йонссон.

Швециядәге кайбер уку йортларының програмнарына кертелгән фильм, телевидениедә күрсәтелә. Ул Швециянең Украинадагы илчелегенең матди ярдәме белән төшерелгән.

Фильм авторы аннексияләнгән Кырым белән Украина чиген узганда Русия хезмәтләре аны чиктә 5 сәгать тотып тикшергән, бармак эзләрен алганнар. Элин Йонссон Кырымга тагын барып анда кырымтатар рэпперлары хакында фильм төшерергә җыенуын да белдерде.

XS
SM
MD
LG