Чуашстандагы Чичкан Сабантуе авыл бәйрәме, аның 350 еллыгы рухында үтте. Тантанада катнашканнар авылга күпкә иртәрәк, Казан ханлыгы чорында ук нигез салынган булуы турында ишетте. Бәйрәмнең ничек узуын Азатлык та күзәтте.
Мәктәп – балалар бакчасы да, мәдәният йорты да
Көн башта кояшлы булуына карамастан, бәйрәмнең рәсми ачылышында көчле генә яңгыр да явып узды. Әмма моңа кадәр авыл мәктәбе түбәсе төзекләндереләчәк дигән хәбәрне бәйрәм сәхнәсеннән ишеткән халыкны яңгыр куып таратмады.
Рәсми тантана чарасында иң башта ук сүз алган Чуашстан казые, Чичкан имамы Сәедзадә хәзрәт Гыймаев, авыл тарихын гына сүрәтләп калмады, үзенең мәктәп елларын да искә алды. Ул мәктәпне авылның терәге дип белдерде.
"Без татар мәктәбендә укыдык. Аны уңышлы тәмамладык. Мин подполковник булдым, классташларым кайсы прокурор, кайсы дәүләт эшлеклелесе булып хезмәт итте. Беребез дә югалмадык", дип сөйләде имам. Бу сиксәннән узган имамның татар мәктәбен саклап калырга өндәве дә булып чыкты.
Чичкан авылы белән күршедәге Чурачык дигән чуаш авылын Кондырлы елгасы гына аерып тора. Тегендә дә, монда да мәктәп бар. Чурачыкта балалар саны азайганга, Чичкан балаларын шунда күчерү нияте була. Чичкан халкы моңа җавап итеп авыл җыенын уздырып, мәктәпне яптырмас өчен хәленнән килгәнне эшли. Төрле сылтауларга урын калдырмый. Тирән кое казыталар, сипләргә ярдәм итәләр. Мәктәп әнә шулай итеп эшләп кала.
Чичкан бетеп бара торган авылга охшамаган. Монда ике йөзләп зур йортта тугыз йөзләп кеше гомер итә. Мәктәптә дә йөзгә якын бала тугызынчы сыйныфка кадәр укый. Әле сиксәненче елларда гына төзелгән ике катлы мәктәп бинасы авылның мәдәни үзәге булып тора. Монда балалар бакчасы да, мәктәп тә урнашкан. Авыл җыеннары да, концертлар да шушында уза. Чичкан авылы караган Комсомол районы хакимияте башлагы Алексей Самарин менә шушы бинаның түбәсен төзекләндерер өчен ярты милион күләмендә акча бирелә дигәч, халык мәйданда гөрләп кул чапты.
"Сезнең булдыклылыкка сокланам"
Чичкан бәйрәменә Казаннан язучы, "Мәдәни җомга" газеты баш мөхәррире Вахит Имамов та килгән иде. Ул бу якларда ун-унбиш ел элек булуын, Чичканга беренче килүен әйтте.
"Шыгырдан, Урмай, Тукай авылларында булдык һәм әлбәттә Чичканны карап чыктык. Мин үземнең соклануымны яшерә алмыйм. Шыгырдандагы Өч сәхабә мәчете, Урмайдагы "Кара пулат" мәчете, Тукайдагы мәхәллә йортларын күреп мин шаккаттым. Сезнең булдыклылыкка сокланам. Хөкүмәттән ярдәм көтмичә, Татарстанда да булмаган биналар төзисез. Сездә мәдрәсәләр гөрләп эшли.
Көнләштергәне – менә шушылай матур итеп, хөкүмәттән ярдәм көтмичә, үзегез җыелышып, җәмәгать акчасына бәйрәм дә итә беләсез. Яшереп тормыйм, сездәге үрнәк тизрәк Татарстанда яшәгән татарларга да күчсен иде. Сездәге чир безгә дә йоксын иде дип китәм", дип сөйләде Имамов.
"Монда Казан морзалары утары булган"
Чичканда туып үскән язучы, Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулла халыкка авыл тарихын яза башлавын белдерде.
"Мин Чичкан авылы тарихын архивларга кереп кызыксындым. Бу җирләрдә Казан ханлыгы вакытында Казан морзаларының утарлары була. Казан алынганда ул морзаларның күбесе сугышта кырыла. Кыргый дала дип атала башлаган бу җирләргә, йөз елдан соң гына халык килеп урнаша башлый. Безнең тирәдәге мишәр авылларының күбесе XVII гасыр урталарында килеп урнашкан", дип кыскача тарих белән таныштырды ул.
Моңа кадәр дә авыл тарихын өйрәнүчеләр булган. Моннан берничә ел элек Чичкан муллалары һәм мәчетләре турында китап чыккан иде. Ул гына да түгел, авылның 1917 елгы инкыйлабка кадәр мәчете торган урында берничә ел элек авыл мәхәлләсе зур бер истәлек урыны булдырды. Биш өлештән торган, гөмбәзен ярымай бизәгән бу истәлек билгесендә авылга нигез салучылар, имамнары, сәяси золым корбаннары, икенче дөнья сугышында катнашучыларның исемнәре язылган.
"Мишәр"ләр аерым котлаган
Чичкан Сабантуенда рәсми түрәләр дә, махсус чакырылган кунаклар да шактый иде. Авылның 350 еллыгы белән котлап Чуашстан башлыгы Михаил Игнатьев та котлау юллаган булып чыкты. Барсы да авылның тырышлыгын сөйләп, бүләкләр таратты. Татар конгрессы исеменнән Чуашстан татар мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов рәхмәт хатлары тапшырды. Гадәттә, Чуашстандагы барлык татар чараларында да Фәрит әфәнде җитәкләгән "Мишәр" ансамбле чыгыш ясый. Чичканда алар күренмәде.
"Бу чараны чичканнар үз тырышлыклары белән, үз маллары белән уздырды. Казаннан да бер генә җырчыны чакырдык, ИнСафны. Барлык бәйрәмне авыл халкы, мәктәп укытучылары оештырды. "Мишәр" ансамбле әле бер ай элек кенә авылда 350 еллыкка багышлап зур концерт куйды. Кабатлап торуны кирәк тапмадык", дип аңлатты Гыйбатдинов.