Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 12:33

Рамил Курамшин буыннар чылбыры өзелде, татар сәнгатен Көнбатышка охшарга тырышкан эстрада кысрыклап чыгара дип борчыла. Татар музыка сәнгатенең элекке хәле һәм хәзергесендә тәртип урнаштыру мөмкинлеге турында ул Азатлыкка сөйләде.

Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинны аяклы энциклопедия, кроссвордлар остасы, композитор, атаклы баянчы дип йөртәләр. 16 июль сәнгатькәргә 70 яшь тула.

"Үз халкын яраткан кеше ватанының юкка чыгуын теләми. Һәрбер халык үзен саклап калу өчен көрәшә. Ә Мәскәү абзыйлары халыклардан әлеге дә баягы инкубатор чебешләре ясамакчы", дип борчыла ул. Моң белән, китаплары белән, үз иҗаты белән татарлыкны саклауга зур өлеш керткән Рамил әфәнде Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Рамил әфәнде, баянның тагын ничә ел гомере бар? Татарларда аңа юкка чыгу куркынычы янамыймы?

– Баян чагыштырмача бик яшь уен коралы. Ул безнең халыкка утызынчы елларда гына керә башлады. Шуңа күрә ул бетәргә түгел, үсәргә дә үсәргә тиеш. Гармунны Германия остасы Кристиан Бушман исемле оста ясый. Ул камилләшкәннән камилләшә барды, соңгы 30-40 елда яңгырашы бай, көчле уен кораллары чыгара башладылар.

Бөтен халыклар өчен әйтә алмыйм, әмма татарда баян юкка чыкмаячак. Баянны беренче тапкыр Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә күрдек, аннан концерт бригадалары өчен алдылар. Ул шулкадәр кулай, тембры да татар көйләренә ятышлы, уйнау мөмкинлекләре дә зур. Татар баяннан бик озак еллар баш тартмас, мөгаен.

– Баянчыларның кадерен беләләрме? Бүген алар популярмы?

– Баянчы кадеренә килгәндә, җылы сүзләр әйтеп булмый. Уртакул җырчы да баянчыга караганда абруйлырак бездә. Гәрчә баянчының вазифасы бик зур булса да. Ул җырчының күңелен сизәргә, аның чыгышын бизәргә тиеш. Оста баянчы җырчыны күтәрә, оста булмаганы үтерергә дә мөмкин. Шуңа күрә аның кадере булырга тиеш.

Илһам абый концертлары зур имтихан булды

Илһам абый Шакиров бригадасында озак еллар эшләдем. Мин эшли башлаганда җырчыга нибары 34 яшь иде. Моң патшасы заманнары! Аз гына ялгышып яки җиренә җиткермичә уйнап кара син аңа! Бер минут янында тотмас иде. Ә минем ул чакта тәҗрибәм бар иде инде.

Мәктәптә укыганда ук уйный, өлкәнрәк сыйныфларда авыл яшьләре концертларында катнаша идем. Казан музыка училищесында укыганда танылган артистлар концертына, хәтта опера театры артистлары да Татарстан буйлап концерт куйганда, чакыралар иде. Балачактан шушы шәхесләрнең чыгышларын радиодан тыңлап үскәнгә, алар репертуарын белә идем, шуңа күрә, энекәш, дөрес уйнамыйсың дигән дәгъвалар булмады. Филармониягә әзер профессионал баянчы булып килдем.

Баян флейта да, скрипка да түгел, аның бер потка якын авырлыгы бар. Монда физик әзерлек тә кирәк. Элек баянчылар утырып уйный иде. Мин филармониягә килгәндә басып уйнау модасы китте. Әле Аллага шөкер, хәзер дә концертларда басып уйныйм. Илһам абый концертлары зур имтихан булды. Рухи яктан да, физик яктан да. Ул концертлар өчәр сәгать бара иде бит. Хәзер, егетләргә сөйлим дә, әкият кебек тыңлыйлар. Ә кадергә килгәндә, ул кире пропорциональ дәрәҗәдә. Түләү мәсьәләсендә дә, игътибар мәсьәләсендә дә.

Мелизмнарны, бормаларны уйнарга бернинди уку йортында өйрәтмиләр

Безнең беренче буын баячылар күп түгел. Филармония баянчылары турында әйтәм. Лидер баянчы Мөхтәр абый Әхмәтов иде. Аның хатыны Рокыя апа Ибраһимова – татар хатын-кызлары арасында бердәнбер баянчы. Аларга да хәтта атказанган исем дә бирмәделәр. Халык артисты исеменә лаек шәхесләр, юкса! Дөрес, профессиональ белемнәре булмаган. Чөнки алар чорында музыка училищесында баян классы да булмый әле. Болар "самородок"лар, табигый профессионаллар. Бигрәк тә моң мәсьәләсендә.

Аларны һәм Фәйзи абый Садыйков, Рәис абый Сафиуллин, Абдулла Халитовларны тыңлап үсмәсәм, моң мәсьәләсендә болай җитлекмәс, бу дәрәҗәдә уйный да алмас идем. Чөнки мелизмнарны, бормаларны уйнарга бернинди уку йортында өйрәтмиләр. Аны тыңлап үсеп, кечкенәдән оеткысын алып кына үзеңне баета аласың. Шуңа күрә, Мохтар абый, Рокыя апага халык артисты, калганнарына атказанган артист исемен бирер идем.

– Мелизмнарны, бормаларны уйнарга өйрәтмиләр, дидегез. Бездә милли музыкантлар әзерләнәме соң? Баянчылар мәктәбенә нинди бәя бирер идегез?

Мохит булмагач, буыннар чылбыры да өзелә

– Музыка училищесын 1967 елда тәмамладым. Шул елдан алып карасаң гына да, Татарстанда көчле баянчылар мәктәбе бар дип әйтергә була. Ләкин уку йортларында классик әсәрләр, чит ил музыкасы нигезендә өйрәтәләр. Күңелеңдә татарлык оеткысы булмаганда, уку йортыннан милли музыкант булып чыга алмыйсың. Бөтен бәла шунда: музыка – спорт түгел. Монда кем тизрәк уйный, кем акрынрак дип бәяләмисең. Хикмәт йөрәкне кушып уйнауда.

Яшьрәк баянчылар белән сөйләшкән бар. Алар өлкәннәрне белмиләр. Димәк, күңелләренә Мөхтәр абый кебек олпатлар гына сала алган оеткы юк. Аларны тыңлап туеп булмый бит. Биш яшемнән башладым, әле дә тыңлыйм. Моңы үзенә тарта. Җырчылар белән дә шулай. Элекке уртакул җырчы бүгенге йолдыз булып йөргәннәрдән өстенрәк. Һәрберсенең үзенчәлекле тембры бар иде. Хәзергеләр – инкубатор чебешләре. Тыңлап үсәргә кирәк, мохит кирәк шул. Мохит булмагач, буыннар чылбыры да өзелә.

Рамил Курамшин китаплары
Рамил Курамшин китаплары

– Композиторның бурычы – баланы тәрбияләү дигән идегез сез. Балалар өчен җырлар язып, берничә китап чыгардыгыз. Аның кирәге чыктымы, ихтияҗ бармы?

– Сиксәненче еллар башында радиодан да, газетлардан да балалар өчен җырлар юк дигән зарлануларны ишетергә, укырга туры килде. Бу минем бераз гына ачуны да китерә иде. Мин – илленче еллар баласы. Без Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи кебек мәшһүр композиторларның җырларын җырлап үстек. Ничек инде юк, балалар өчен җырлар бар, дип гаҗәпләнә идем. Ярый, хуш. Бу фикер белән килешик тә ди. Балалар өчен җырлар ул кадәр күп булмасын ди.

Татар халкы шигъри җанлы халык бит ул

Зарланып алга китеп булмый, эшләргә кирәк. Озын сүзнең кыскасы, элекке "Яшь ленинчы" газеты, хәзерге "Сабантуй" журналына кагылгалап йөри башладым. Бер керүемдә баш мөхәррир Роберт Миңнуллин өстәлендә "Балачак бәйрәмнәре" дигән җыентык ята. Укып карыйм, үзеннән-үзе җырлап тора торган шигырьләр. Шуннан бирле балалар өчен яза башладым һәм хәзер дә язам. Ике йөздән артып китте бугай инде. Шуннан боларның иң әйбәтләрен генә җыеп китап чыгарсаң, шәп булыр иде дигән хыял белән яшәдем. 2014 елда ул хыял да тормышка ашты.

Анда мәктәп, туган тел, туган ил, туган җир, милли горурлык темаларына, җыеп әйткәндә балачакны тасвирлый торган җырлар керде. Шигырьләргә исә кытлык юк. Татар халкы шигъри җанлы халык бит ул. Китап ике мең данәдә чыккан иде, бер елдан артык вакыт эчендә сатылып та бетте. Димәк, ихтыяҗ бар. Әле тагын берничә китап чыгарырлык җырлар бар миндә.

– Эстрадага музыкаль белем кирәкми кебек. Хәзерге вазгыятьне тикшерсәң, шундый фикер туа. Сез моның белән килешәсезме?

– Белем кирәкми дигән фикер гомумән дөрес түгел. Әйе, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрованың музыкаль белемнәре булмаган. Казанга килгәч кенә белдем: Зифа актриса булган икән! Рәшит Ваһапов, Габдулла абый Рәхимкулов, Әлфия апа Авзалова да професиональ белемгә ия түгел. Ләкин алар табигатьтән җырчылар. Мондый шәхесләр бармак белән санаулы гына. Ә калганнарга укып, тырышлык белән җырчы булырга кала.

Казанга килгәндә баянда әйбәт кенә сиптерә идем. Әмма укымаган булсам, йөзгә якын оригиналь әсәр дә, җырлар, халык көйләре эшкәртмәләре дә тумас иде.

Эстрадада хәзер кем генә юк: юрист, икътисадчы, химик, сәүдәгәр. Монда тәртипкә салуның бер генә юлын күрәм. Әйтик, сәүдә өлкәсендә лицензияң булмаса, син сата алмыйсың. Монда да сәнгать шурасы (худсовет) рөхсәте булмаса, концерт куярга рөхсәт итмәскә кирәк. Элек ул шулай иде. Аны мәдәният министрлыгы каршында оештырып була. Аңа күренекле сәнгатькәрләр керергә тиеш.

– "Татар моңы" фестивальләре генә эстраданы дәвалый аламы? "Үзгәреш җиле" нинди файда китерә ала дип уйлыйсыз?

– "Татар моңы"нда катнашучылар беләләр, монда "Күбәләгем", йә булмаса "Алмагачлары"н җырлап кына үтә алмыйсың, саллы җыр кирәк. Фестивальләрнең зыяны юк, булсын алар, ләкин яшькә карап аерым номинация, үзешчән белән һөнәригә дә аерым кирәк. Бутарга ярамый.

Бәйгеләргә лауреатлар бастырып чыгару инструменты итеп карыйлар

Бу фестивальләр, бәйгеләр без теләгәнчә ел саен бер "самородок"ны таба алмаска да мөмкин. Әйтәм бит, чын талантлар меңгә бер генә була. Әмма 200 номинантның бер-икесе белән эшләп, кеше итәргә була әле. "Татар моңы" алданрак башланса, рухи кыйммәтләр бу хәтле чәчелмәгән булыр иде. Чөнки бәйгедә катнашучы әзерләнә, халык җырын өйрәнә һәм ул җырны һич югы мәҗлестә генә булса да җырласа да – файда.

Эш бит лауреат булуда түгел. Мәсәлән, мин бернинди бәйгедә дә лауреат булмадым. Әлфия апа, Илһам абый да бернинди бәйгеләрдә катнашмады. Хикмәт, аралашуда, аз вакытка гына булса да, милли мохиттә яшәп алуда. Ә бәйгеләр һәм фестивальләр турында сүз чыкса, нигәдер аңа лауреатлар бастырып чыгару инструменты итеп карыйлар. Икенче бер момент: "Татар моңы"нда җиңеп, укырга, аннан соң зур сәхнәгә юллама алган яшьләрне гел күзәтәм. Күбесе матур гына үсә, җитлегә дә, шул ук пычрак агымга кушылып китә. Ә акча уйнаган җирдә инде профессионализм калмый. Эстрада шулай итеп тамадалар кулына калды.

"Урман кызы"н ишеткәч Җәүдәт абый каберендә борылып яткандыр инде дип уйладым

"Үзгәреш җиле"нә килгәндә, үз гомерендә татар музыкасын ишетмәгән рус, йә булмаса яһүд татар музыкасына нинди үзгәреш кертә алсын? Үзгәреш китерер дә ул, ләкин безнең файдага түгел. Бер генә мисал китерәм: Җәүдәт Фәйзинең 30нчы елларда язган "Урман кызы" дигән искиткеч тирән, тәннәрне чымырдатырлык җыры бар. Шул җырда бер егет шундый маймылланды, Җәүдәт абый каберендә борылып яткандыр инде, дип уйладым.

Бу мәсьәләдә мин – консерватор. Бөтен уем милли моңнарны, телне саклауда. Үземнең хаклы булуымны да беләм. Ул аксиома шикелле. Авар шагыйре Рәсүл Гамзатов бар иде бит? Менә ул, иртәгә телең бетә дип әйтсәләр, бүген үләргә әзермен дигән. Дөресе дә шулай. Илһам Шакиров "Язмышым" (Сибгать Хәким сүзләре, Ренат Еникиев көе) дигән җырны башкарганда тамашачы елый иде. Анда әнкәмнән мине аерсаң да, телемнән аерма дигән сүзләр бар. Кешелек дөньясы шулай корылган инде, кемдер туа, кемдер китә. Ул табигый инде. Ә менә телдән аерсалар, ул – фаҗига. Милләт бетте дигән сүз.

Рамил Курамшин
Рамил Курамшин

– Алга китәр өчен европалашырга кирәк диләр...

– Һич килешеп булмый. Без шәрык илләре белән алгарышка омтыла алабыз, чөнки дин дә бер, гореф-гадәт тә. Ләкин Европа белән түгел. Европага исә аларча җырлавыбыз бөтенләй кирәкми. Африка студенты монда килеп татарча җырласа, ихтирам йөзеннән кул чабам әле. Бер тапкыр җырласын, бүтән кирәге юк. Чөнки ул барыбер безнеке кебек булдыра алмый. Үзенең мәдәнияте белән таныштырса, миңа кызык әле.

Төрки кардәшләрне карасак, аларда музыка да үзләренеке, костюмнары да менә без үзбәк, менә без казак дип ярылып тора. Ә безнең радиодан бирә торган теләсә кайсы җырның сүзләрен алып куй, музыкасын татарныкы дип беркем дә әйтмәс. Алай гына да түгел, ике куплет арасына танылган музыка кыстырып, татар җырын ничек кимсетәләр бит! Урыслар моны "кощунство" диләр. Иң төгәл сүзе шушы.

Заһидулла Яруллиннның "Тукай" маршын өч тиенлек җырның куплетлары арасына кыстыруны "кощунство" дими, ни дисең инде. Тәртип булмау җырга урыс көен дә, башкасын да кыстырды, җырның тәмен бетерде. Табигать бертөрлелекне яратмый. Ә без инкубатор чебешләре әзерлибез. Җырчыларны әйтәм.

– Бүген кем иренми, шул җырчыны тәнкыйтьли. Сез яшь чакта да җырчыларны тәнкыйтьләделәрме, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Гөлсем Сөләймановаларны кабул итмәүчеләр бар идеме?

– Аларны кабул итмәделәр дип әйтә алмыйм. Илһам абый "Әниемә" дигән җыры белән эстрадада фонтан кебек бәреп чыкты. Аны кабул итмәгән кеше – йә җүләр, йә карагруһ. Аңа кадәр исә Рәшит Ваһапов бик популяр була. Ул беренче, пионер, консерватория тәмамласа, опера җырчысы була алыр иде. Әтинең бер дусты, ул вакытлыча гына күренеш дия, Ваһаповны кабул итеп бетерми иде. Әмма андыйлар бик аз һәм вакыт аларның хаксыз булуларын күрсәтте. Әлфия апаның "Кәккүк" җырын – моны ничек кабул итмисең инде? Монда тагын бер нәрсә бар: ул чорда җырчылар бик аз иде. Һәрберсе үзенчәлекле тембры, башкару алымы, репертуары белән истә калды.

Рамил Курамшин китаплары
Рамил Курамшин китаплары

– Олпат җырчылар турында истәлекләр язып та китап чыгардыгыз. Бу – үзенә күрә татар җыры тарихы. Татар җыры елъязмасын энтузиастлар яза. Ни өчен шулай ул?

– Професионаллар язган китаплар да бар. Бәлки аларны яңартырга кирәктер – монысы инде икенче мәсьәлә. Ә мин үзем белән эшләгән, белгән, аралашкан шәхесләр турында яздым. Өч дистәгә якын истәлекләрне туплап, китап итеп чыгардым. Әле бер барлап утырдым: монда кергән шәхесләрдән дүртесе генә исән икән. Бу – чынлап та тарих.

– Рамил әфәнде, Казан – татар шәһәреме?

– Алтмышынчы елларда урамда, транспортта татарча сөйләшергә куркалар иде. Өлкән агайлар, бу нинди "каля-баля" дип шелтәли иде чөнки. Коточкыч бит бу. Күз алдына китерегез, ике латыш, әрмән, йә булмаса башка милләт кешеләре үз телләрендә сөйләшә ди. Сезне аңламыйм дип, аларның русча аралашуын таләп итә аламмы? Кисәтү ясасам, расизм дип кабул итәрләр иде. Дөрес, янымда бер татар булса, һәрвакыт татарча сөйләшәм. Кисәтү ясаучы булмады, ә әйтсәләр, үкендерерлек итәр идем.

Сыер мөгрәвен ташлап кәҗә булып бәэлди алмый

Бервакыт композитор Әхмәт Хәйретдинов, мин һәм өлкән яшьтәге бер җырчы белән троллейбуста барабыз. Икенче тукталышта ярыйсы гына "җылынган" бер рус агае керде. Бу бераз гына торды да, безнең татарча сөйләшүебезгә эче пошып, начар сүз әйтте. Шунда Әхмәт абый, улым, Берлин урамнарында да татарча сөйләштем, татар көйләре уйнап йөрдем, диде. Теге оятыннан төшеп калды.

Бүгенгә кайтсак, хәлләр әйбәт дип әйтеп булмый. Сәясәт белән кызыксынам, чөнки ул барыбызның да язмышы бит. Үз халкын яраткан кеше ватанының юкка чыгуын теләми. Һәрбер халык үзен саклап калуы өчен көрәшә. Ә Мәскәү абзыйлары халыклардан әлеге дә баягы инкубатор чебешләре ясамакчы. Алай була алмый. Аллаһы Тәгалә дә бит кешеләрне төрле халык, төрле кавем итеп яраткан. Сыер мөгрәвен ташлап кәҗә булып бәэлди алмый бит инде. Эт өрә, сандугач сайрый... Хайваннар дөньясында демократия. Ә кешегә Ходай акыл, тел бирсә дә, нинди зур акылсызлыклар ясала.

****

Рамил Курамшин – Татарстанның халык артисты. Ул 1947 елның 16 июлендә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Кочко-Пожар авылында туа. 1964 елда Казанга килә, Казан дәүләт музыка училищесында, Казан дәүләт педагогия институтында укый. Укыган елларында ук халык көйләрен эшкәртә, Фәхри Насретдинов, Габдулла Рәхимкулов, Зифа Басыйрова кебек танылган җырчыларның аккомпаниаторы була. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшли. Казан шәһәренең Химиклар сараенда баянчылар ансамблен оештыра. Музыка уку йортлары өчен дәреслекләр, "Балачак бәйрәмнәре", "Чордашларым, кордашларым" китаплары авторы.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG