Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өлешчеләр һәм банк мөштәриләренә ярдәм фонды өчен Аракчинода җир кишәрлеге бүленгән


Татфонбанк мөштәриләре каршылык чарасында
Татфонбанк мөштәриләре каршылык чарасында

Фатир алам дип алданучылар һәм янган банклардан акчаларын ала алмаучылар өчен оештырылган Татарстан фондына Аракчино бистәсендә җир кишәрлеге бүлеп бирелгән.

Фонд әлеге җирдә төзелеш эшләренең төрле вариантларын карый дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.

Җомга Татарстанның реестр хезмәте Республика ярдәм фондына тиешле документларны тапшырыр дип көтелә.

Җир кишәрлегенең мәйданы 759 гектар тәшкил итә. Ул Казан янындагы Аракчино бистәсендә урнашкан. Әлеге җирлектән кергән акчаны банклардан яки башка финанс оешмаларыннан зыян күрүчеләргә һәм фатир алам дип алданучыларга ярдәм буларак тотмакчылар.

Май ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алданган өлешчеләр һәм финанс оешмалары мөштәриләре фонды булдыру турында фәрман имзалаган иде. Июнь башында фонд җитәкчелеге, республика милкендә булган иң яхшы җир кишәрлекләренең берсе бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG