Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк банк Татастанның Спурт банкы лицензиясен алды


Спурт банкы урнашкан бина
Спурт банкы урнашкан бина

21 июньнән Русия Үзәк банкы Татарстанның Спурт банкының лицензиясен алды.

Үзәк банк хәбәрендә әйтелгәнчә, вакытлыча идарә белән шөгыльләнүче Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы банкның финанс хәлен яхшыртып булмаячак, дигән нәтиҗә чыгарган.

Казанның Спурт банкы хәленең начараюы турында март аенда билгеле булды. 13 март банк физик затларга кулакча бирүне чикләде.

24 апрельдә Спурт банк үзенең банк карталарын хезмәтләндерүне туктатты.

Спурт банк, активлары күләменә караганда, уртача банк санала. Үз эшчәнлеген Татарстанда алып бара. Банк фондында халыкның акчалары 52,9 процент тәшкил итә. Банк хиссәләренең 30 проценты Евгения Даутова кулында.

Узган елның декабрендә Татарстан банкларында проблемнар башланды. Күптән түгел Татфондбанк, Интехбанк, Анкор банк, Татагропромбанкның лицензияләре алынды.

XS
SM
MD
LG