Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Һааг мәхкәмәсенә Русиянең Донбасста һәм Кырымдагы җинаятьләренә дәлилләр тапшырды


Василий Грицак
Василий Грицак

"Барлык документларда да Русиянең югары җитәкчелеге максатчан рәвештә Украина дәүләтен юк итүне җәелдергәнлеге дәлилләнә", ди Украина иминлек хезмәте башлыгы Василий Грицак.

Украина БМОның Һаагтагы мәхкәмәсенә Русиянең Донбасстагы һәм Кырымдагы агрессиясенә дәлилләр тапшырды. Бу хакта 22 июль Украина иминлек хезмәте башлыгы Василий Грицак белдерде.

"Без Русиянең җинаятьләрен дәилләгән меңнәрчә биттән торган документ тапшырдык", диде ул. Грицак сүзләренчә, Русиянең агрессиясе Донбасстагы сугышта катнашуда, Кырымны аннексияләгәндә һәм Украинага каршы мәгълүмати сугышта чагыла.

"Барлык документларда да Русиянең югары җитәкчелеге максатчан рәвештә Украина дәүләтен юк итүне җәелдергәнлеге дәлилләнә", дип өстәде Грицак. Документлар булуга карамастан, Русиянең хәрбиләрен тоткарлауны, алар арасында Владимир Старков, Евгений Ерофеев, Александр Александров та бар, Русия рәсми җитәкчелеге моны кире кага ди иминлек хезмәте башлыгы.

Украина Һааг мәхкәмәсендә Русия белән мәхкәмәләшә. Украина Русиягә карата ике юнәлештә: Донбасстагы Украина контролендә булмаган хәрби берләшмәләрне финанславын тыю һәм Кырымда чикләүләрне туктату өчен Русиягә вакытлыча чара күрүне сорады.

19 апрель халыкара мәхкәмә Украинаның Кырымга карата чара үтенечен канәгатьләндерде. Аерым алганда, Русия Кырымтатар Милли мәҗлесе эшчәнлеген Кырымда тыюны кире кагарга тиеш.

XS
SM
MD
LG