Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек шурасы ябык утырышта Иерусалимдагы вазгыятьне тикшерә


БМОның Иминлек Шурасы утырышы
БМОның Иминлек Шурасы утырышы

24 июль БМО Иминлек шурасы, Мисыр, Франция һәм Швеция соравы белән Иерусалимдагы вазгыятькә карата ябык утырыш үткәрә.

Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху якшәмбедә белдерүенчә, Иерусалимда Гыйбадәтханә тавына (Храмовая гора) керү урынында куелган детекторларны хакимият алып куймаячак. Израиль шулай ук видеокүзәтү камералары да куя башалаган.

Гарәп илләре лигасы, Израиль Гыйбадәтханә тавына керүне чикләп, Изариль "ут белән уйный", дип кисәтә.

Яңа иминлек чаралары 14 июльдә Израильнең ике полиция хезмәткәре үтерелүгә җавап итеп кертелгән иде. Бу каршылыкны тагы да көчәйтте.

21 июль Иерусалимдагы бәрелешләрдә өч фәләстинле һәлак булды. Шул ук көнне Иорданның көнбатыш ярында фәләстинле өч җирле кешене үтерде.

Иерусалимың Иске шәһәрендәге Гыйбадәтханә тавы мөселман һәм яһүдләр өчке изге урын санала. Фәләстиннәр Көнчыгыш Иерусалимны киләчәктә үзләренең булачак дәүләтләренең башкаласы дип саный. Израиль ягы исә шәһәр Израильнең бүленмәс һәм бербөтен башкаласы дип белдерә.

XS
SM
MD
LG