Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 21:12

Чуашстанның "Иреклех" җәмгыяте Путинның ана телен өйрәнү турындагы белдерүен тәнкыйть итте


Чуашстан харитасы

Чуашстанның "Иреклех" (Азатлык) милли-мәдәни яңарыш җәмгыяте Владимир Путинның мәктәпләрдә ана телен укыту турындагы белдерүе "конституциягә каршы килә", "бөтенләй уйланмаган" һәм "халыкара нормаларга туры килми" дип атый.

"Иреклех" җәмгыяте Путин сүзләрен тәнкыйтьләп белдерү ясаган. "Русия Конституциясенә ярашлы - республика (дәүләт) бар. Чуаш республикасы ике дәүләт теле итеп чуаш һәм урыс телләрен билгеләде", диелә белдерүдә.

Чуашстан чуаш телен якларга мәҗбүр, Чуашстанның һәр белем бирү оешмасында чуаш теле дәүләт теле буларак укытылырга тиеш, диелә.

Мөрәҗәгать авторлары язуынча, белем бирү процессын "әкренләп чуваш теленә күчерергә кирәк" һәм "чуаш телен укытуның дәрәҗәсен төшерергә, вакытын кыскартырга ярамый".

Узган атнада Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Русия президенты Владимир Путин ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укытуны ярамаган хәл дип атады.

Путинның бу сүзләреннән соң Азатлыкка фикер белдерүчеләр арасында Русия җитәкчесенең бу сүзләре турыдан-туры милли республикаларны, милләтләрне юк итү, бердәм россиян милләте ясауга юнәлгән сәясәтне көчәйтү булып тора дип әйтүчеләр дә булды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG