Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 11:10

Дөнья татар конгрессы корылтае туган телнең абруен, аны саклау, өйрәнү мотивациясен үстерү мөмкинлеге булдыру, мәктәпләргә милли мәктәп статусын кайтару өчен, дәүләтнең милли сәясәтенә йогынты ясарлык карарлар кабул итәргә кирәк.

21 июль Тубыл шәһәрендә Луиза Шәмсетдинова җитәкчелек иткән төбәк "Мирас" иҗтимагый оешмасы "Искер-җыен" фестивале кысаларында "Искернең тарихи язмышы" дип аталган конференция үткәрде, унберенчесе иде ул. Анда Искер темасына бәйле кызыклы докладлар укылды, әмма туган телнең аянычлы язмышы турында сүз куертылмады, бу мәсьәләгә тирән кермәделәр, чөнки конференциянең максаты башка – Себер ханлыгы башкаласы Искер истәлеген саклау, ул кала утырган яр буен ныгыту, аңа багышланган мемориал комплекс төзү мәсьәләләрен хәл итү иде, кабул ителгән карарлар да шуңа бәйле булды.

"Искернең тарихи язмышы" конференциясе
"Искернең тарихи язмышы" конференциясе

Гомумән, соңгы елларда туган телне саклау мәсьәләләре хәтта милли мәгарифкә багышланган конференцияләрдә дә җитди дәрәҗәгә күтәрелеп каралмый да хәзер, аерым уңышлар турында гына сөйләү нормага әверелде.

Новосибирски шәһәренең "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Рәшидә Хәмзина әлеге конференциядә чыгыш ясап төбәкләрендә татар мәдәни үсеш хәрәкәтендә ирешелгән югары уңышлары турында бик матур итеп сөйләде. Новосибирски татарларының уңышлары турында мәгълүмат чаралары да күп язды, Рәшидә ханымның доклады да шикләнү тудырмады. Әмма ул үзенең ялкынлы, канәгатьлек хисе белән өретелгән чыгышында туган тел язмышына кагылмады. Һич аны гаепләп әйтү түгел: җитешсезлекләргә кагылмау – милли хәрәкәттә нормага әверелгән күренеш.

Рәшидә Хәмзина
Рәшидә Хәмзина

Рәшидә ханымның сорауларга биргән җавапларыннан шунысы билгеле булды: анда да, Төмәндәге кебек үк, милли мәктәп, милли мәгариф системасы юк, фәкать туган тел өчен "этномәдәни компонент", факультатив, тел өйрәнү түгәрәкләре белән канәгатьләнүләрен белдерде ул. Төмәнгә, Новосибирскига гына түгел, Русиянең татарлар күмәк яшәгән төбәкләренә хас күренеш бу. Алай булмаса, киресен белдерсеннәр милләттәшләребез, бәхәсләшик.

Без шулай уйлыйбыз: хакимиятләр, милләт лидерлары булып саналганнар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре татарларны җырлап-биеп күңел ачтыруларын мили үсеш итеп күрсәтергә гадәтләнделәр.

Конференциядән соң булып үткән тагын бер чара телебезнең юкка чыгып баруына ачык дәлил булды.

Луиза Шәмсетдинова һәм Фәүзия Марганова
Луиза Шәмсетдинова һәм Фәүзия Марганова

Сүз – конференциядә башланып, Коллар авылында дәвам иткән китап тәкъдим итү чарасы турында. Җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Марганованың туган авылы Колларга багышланган "Колларым" дип аталган китабын тәкъдим итү чарасы иде ул.

Вагай районында урнашкан, Күчем хан заманнарыннан бирле яшәп килгән, 700 еллык бай тарихы булган, бөек галим – тюрколог Радлов эзләрен, динне, борынгы гореф-гадәтләрне саклаган, дөньяга күренекле шәхесләр биргән шушы авылга багышланган китап турында күп сөйләргә мөмкин, әмма ул – башка тема, ә сүзем туган телнең язмышы турында.

Коллар авылы
Коллар авылы

Без, бер төркем төмәнле-тубыллар Колларга килеп төшкәндә авыл халкы мәдәният йортында җыелган, бала-чага да бар иде. Иң беренче күзгә бәрелгән нәрсә шул булды: бинаның бизәлеше урыс телендә генә, бер генә дә татар сүзе кулланылмаган. Гаҗәпләдергән икенче күренеш – ата-аналар балалары белән урыс телендә сөйләшә.

"Ник балаларыгыз белән урыс телендә сөйләшәсез?" дигән сорауга җавап шундый булды: "Алар мәктәптә беренче сыйныфтан башлап урыс телендә укыйлар, татар теле укытылмый, ана телен оныталар".

Без бит үзебез дә татарча яза белмибез

Саф татар авылында мәдәният учагының урысча гына бизәлешенә карата урта яшьләрдәге мөдире, татар телендә иркен аралашкан Миңзифа ханымның җавабы тагын да гаҗәпләндерде.

"Без бит үзебез дә татарча яза белмибез, авыл мәктәбендә дә өйрәнмәдек бит туган телне, аннан соң укуны Куларово авылындагы урыс мәктәбендә дәвам иттек. Мәдәни чараларны да Куларово авылы мәдәният йорты белән бергә урыс телендә үткәрергә туры килә", диде ул. Шулай итеп, саф татар авыллары да урыслашып бара.

Авылның башлангыч мәктәбендә татар теле укытылмый. Берничә ел укытылганнан соң, 5-6 еллар элек районның мәгариф бүлеге җитәкчеләре татар телен укытуны туктатканнар, сәбәбен дәреслекләр белән тәэмин итү мөмкин түгел, дип аңлатканнар, ә ата-аналар каршы тора алмаган. Туган телне гаиләдә саклап кына милләт телен саклап калу мөмкин түгеллегенә ачык дәлил бу.

Рәшит Дәүләтбаев
Рәшит Дәүләтбаев

Әлеге чарада Вагай районы урта мәктәбе мөдире Рәшит Дәүләтбаев та катнашты. Вагай мәктәбе 8 мәктәпне берләштерә, шуларның 7се – авыл мәктәпләре. Вагай районы – Себердәге татар үзәкләренең берсе, халык санының 40лап проценты – татарлар, район белән менә инде 30 елдан артык берсе артыннан икенчесе милләттәшләребез җитәкчелек итә. Дәүләтбаев җитәкләгән мәктәпләрнең район үзәгендәгесендә генә дә 2000 бала укый, шуларның 20 проценты – татар балалары, ләкин татар теле укытылмый гына түгел, тел өйрәнү түгәрәге дә юк бу мәктәптә.

Туган телне укытуны ата-ана теләге белән генә гамәлгә ашырып була

Урыс мәктәбендә белем алып үскән Коллар егете, туган телдә иркен аралашкан Рәшитнең милли җанлы булуы сизелеп тора, Вагай мәктәбе белән 1 ел гына җитәкчелек иткән булса да, ул мәктәпкә татар телен укытуны кертергә тырышып караган, мондагы каршылыкларны җиңеп чыгу кыен булгач, киңәшләре белән булса да Казан ярдәм итмәсме, дип, анда киткән.

Казанда дәреслекләр мәсьәләсен җиңел хәл итү мөмкинлеген ачыклый алса да, мәгариф белгечләренең: "Туган телне укытуны ата-ана теләге белән генә гамәлгә ашырып була", дигән сүзләре өметләрен өзгән, күңелен сындырган. Башка бернинди дә киңәш бирә алмаганнар икән Казан белгечләре.

Югары белем, һөнәр алу өчен кирәге булмаган, БДИгә (ЕГЭ) дә кертелмәгән ана теленең укытылмавы белән күптән килешкән, ул фикер аңнарына, каннарына сеңгән ата-аналарның йөзен туган телгә карата яңадан кире бору мөмкин булмаган хәлгә әверелеп бара бүгенге көндә.

Туган телне саклау мәсьәләләре белән өлкә һәм район татарлары милли-мәдәни мохтәриятләре һәм өлкә татарлары конгрессы вәкилләре дә күренмәгән ул тирәдә. Шулай итеп, Рәшит Дәүләтбаев та тынычланган, агымга буйсынып, туган телне укытуга бәйле борчулы уйларын күңел тирәнлегенә яшереп, тыныч кына эшли бирә.

Өлкә мәгариф департаментында да татар телен белгән хезмәткәр юк

Шуның өстенә, өлкә Мәгариф департаментында да татар телен белгән хезмәткәр юк, Төбәк мәгарифен үстерү институтында да күп еллар дәвамында татар мәктәпләре белән дә эшләгән педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль Һадиев, пенсия яшенә җитү сәбәпле, эшеннән азат ителде, килешү нигезендә татар укытучылары өчен курслар оештыру өчен генә калдырылды. Һадиев урынына, аерым шәхесләрнең тырышып йөрүенә карамастан, белгеч кабул ителмәде.

Элек өлкә мәгариф бүлегендә татар мәктәпләре белән эшләүче инспектор, укытучылар белемен күтәрү интитутында берничә методисттан торган милли мәктәпләр кабинеты бар иде. Элек РСФСР мәгариф министрлыгы каршында булган милли мәктәпләр бүлегенең, милли мәктәпләр фәнни эзләнү инситутының юк ителүе дә мәгълүм. Милли мәктәп урынына күз буяп милли компонент кына калдырылды.

Бу хәл татар җәмәгатьчелеген дә, халыкның үзен дә борчымый, күпчелек берни булмагандай, җырлап-биеп күңел ачуын дәвам итә халык.

Казан мәгариф хезмәткәрләре "татар этномәдәни мәктәпләр"не уңай күренеш итеп күрсәтергә тырыша

Тиздән үткәреләчәк Дөнья татар конгрессы корылтае туган телнең абруен, аны саклау, өйрәнү мотивациясен үстерү мөмкинлеге булдыру, мәктәпләргә милли мәктәп статусын кайтару өчен, дәүләтнең милли сәясәтенә йогынты ясарлык карарлар кабул итәргә тиеш.

Татар иле Казаннан да ана телебезнең бүгенге хәленә, киләчәк язмышына бәйле күңелсез хәбәрләр өзлексез килеп тора.

Татар теле Татарстанның дәүләт теле булып торуына карамастан, Казан мәгариф хезмәткәрләренең "татар этномәдәни мәктәпләр"не уңай күренеш итеп күрсәтергә тырышулары безне чиксез гаҗәпләндерә, чөнки мәктәпләрнең милли мәктәп статусы юк ителеп, милли этномәдәни компонент һәм шуның белән бергә "ата-аналар теләге белән" дигән караш туган телләрне бетерү чарасы буларак гамәлгә кертелде. Милли мәктәбе, милли мәгарифе булмаган халыкның милләт буларак киләчәге юклыгын аңламаган кеше юктыр, югыйсә...

Хәер, әлегә татар мохите күпмедер дәрәҗәдә сакланып килгән Татарстанда, бәлки, милли-мәдәни компонентның тел корткычы икәнлегенә, бәлки, ышанмыйлардыр да. Ә менә чит төбәкләрдә ул бик сизелде. Төмән өлкәсе һәм Русиянең Татарстаннан читтәге барлык төбәкләре дә моңа мисал булып тора дип әйтергә мөмкин.

Белешмә: Русиядә соңгы җан исәбен алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Төмән өлкәсендә 239 995 татар яши, шуларның 102 587се – өлкәнең татарлар төпләнеп яшәгән көньяк (Тубыл-Төмән) район-шәһәрләрендә. Калганнары Ямалда һәм Ханты-Манси автономияле төбәкләрендә.

Автономияле төбәкләрдә татарларның күпчелеге – Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан килгән казантатарлары. Өлкәнең көньягында яшәүче татарларның күпчелеген себертатарлары тәшкил итә. Җан исәбтә 7 меңгә якын татар үзен себертатары итеп яздырган.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG