Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Мәскәү чикләүләргә җавап итеп АКШның 35 дипломатын илдән җибәрергә мөмкин


Серебряный Борда АКШ илчелеге дачасы
Серебряный Борда АКШ илчелеге дачасы

Русия хакимияте АКШ илчелегенең Серебряный Бордагы дачалар комплексын һәм келәтләрен дә сакка алырга мөмкин.

АКШ президенты Дональд Трам Русиягә каршы чикләүләрне кырыслату канун өлгесен имзалаган очракта, Мәскәү 35 американ дипломатын илдән җибәрергә мөмкин. Бу хакта "Коммерсант" басмасы Русия тышкы эшләр министрлыгындагы чыганакларга таянып хәбәр итә.

Русия хакимияте АКШ илчелегенең Серебряный Бордагы дачалар комплексын һәм келәтләрен дә сакка алырга мөмкин. Бу яңа чикләүләрнең Барак Обама президентлыгы вакытында Русиянең АКШта сакка алынган милеген кире кайтару мөмкинлеге бирмәү белән аңлатыла.

Узган атнада Русия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков Мәскәү һәм Вашингтон Русиянең АКШтагы ике дипломатик корылмасына керү мөмкинлеге бирәчәк килешү алдында дип белдергән иде.

Узган ел декабрь ахырында АКШ хакимияте Русиянең 35 дипломатын "персона нон грата" дип белдереп, Нью-Йорк һәм Мэрилен штатларында илчелекнең ике дачасын япты. Вашингтон моны Русиянең американ сайлауларына катнашу һәм американ дипломатларына басым булу мөмкинлеге белән аңлатты. Русия алга таба Барак Обама хакимияте белән түгел, ә Дональд Трамп хакимияте белән мөнәсәбәтләр урнаштырылачак дип моңа каршы чаралар күрмәгән иде.

XS
SM
MD
LG