Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә килешү нигезендә сугышырга киткән Нефтекама кешесенең үтерелүе билгеле булды


Андрей Володин (Facebook)
Андрей Володин (Facebook)

Сүриядә килешү белән хезмәт итүче башкортстанлы Андрей Володин үтерелүе билгеле булды. 42 яшьлек Володин Нефтекама шәһәреннән.

Федераль иминлек хезмәтенең махсус эш үзәгенең (центр специального назначения) Facebook сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, Андрей Володинның үлеме турында 28 июльдә билгеле булган.

"Русия гаскәрләре төркемен капларга калып, кардәшем һәлак булды. Яралы килеш биеклекне саклап торды һәм икенче ярадан һәлак булды", дип сөйләгән Володинның хезмәттәше.

Андрей Володинның хатыны һәм кызы калган.

Моңа кадәр Русия саклану миниистрлыгы Сүриядәге сугышка катыша башланганнн бирле 34 русияленең һәлак булуын раслаган иде. Алар арасында татарстаннар да бар. 22 мартта Сүрия сугышында тагын тугыз русияленең, шул исәптән бер татарстанлының һәлак булуы ачыкланган иде. РБК һәм Conflict Intelligence Team оешмасы уздырган тикшерү мәгълүматларына караганда, аларның берсе, Дмитрий Маркелов – Яшел Үзәннән. Ул Вагнер хосусый хәрби ширкәтендә хезмәт иткән диелә.

XS
SM
MD
LG