Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда уйгырларга мәктәптә ана телендә укыту тыела


Башлангыч мәктәптә фәннәр тулысынча кытай телендә укытылырга, урта мәктәптә кытай телендә укыту алга сөрелергә тиеш.

Кытайда уйгырларга мәктәпләрдә үз ана телендә укыту тыелган. Мөселман уйгырлар яшәгән Синҗан-Уйгыр автоном төбәге Хотан вилаяте мәгариф оешмасы мәктәптә фәннәрне уйгыр телендә укытуны тыю турында күрсәтмә чыгарды. The Independent язуынча, мәктәпләр канун нигезендә кытай телен популярлаштыруны таләп итәргә тиеш.

Көз көнне укулар башлангач, мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларда тулысынча катгый рәвештә кытай теле кертелергә тиеш, урта сыйныфта кытай телендә укыту алга сөрелергә тиеш, диелә түрәләр таләбендә.

Әле күптән түгел генә Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә берничә дистә мөселман исеме тыелды. Тыелган исем бирелгән балалар алга таба рәсми теркәлә алмый, аларга таныклык бирелми.

Шәркый Төркестанда мөселманнарның хокукларын кысу күптәннән бара. 2017 елның мартында уйгыр милләтеннән булган бер түрә мөселманча никах уздырган өчен эшеннән алынган. Туен ул "дәүләт тарафыннан билгеләнгән" урында уздырырга тиеш булган.

Кытай хөкүмәте исә Синҗан-Уйгыр автономияле төбәген "террорчылык түтәле" дип атый, ә өлкә халкын террор гамәлләре оештыруда, Сүриягә сугышка чыгып китәргә омтылуда гаепли. Моны булдырмас өчен 2016 елда өлкәдә яшәүчеләрнең паспортлары җыеп алынып, полициягә сакларга тапшырылды.

Берничә ел рәттән Кытай хөкүмәте уйгырларга ураза тотуны да тыеп килә.

XS
SM
MD
LG