Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда журналист Али Фирузны яклап ялгыз пикет узды


Али Фируз
Али Фируз

Казанда "Новая газета"ның журналисты Али Фирузны яклап ялгыз пикет узды. Мәскәү мәхкәмәмәсенең аны Үзбәкстанга депортацияләнү турында карарны кирү кагу таләп ителә.

Бүген Казанның Меңъеллык мәйданында казанлы Айдар журналист Али Фирузны яклап ялгыз пикетка чыкты. Ул "Али Фирузны иреккә чыгарыгыз!" "Али Фируз, Казан синең белән!" дигән шигарь тотып торды. Бу хакта ул үзенең facebok битендә хәбәр итте.

Моңа кадәр Казан активисты һәм журналисты Юлия Фәйзрахманова change.org сәхифәсендә Фирузны Үзбәкстанга тапшырмауны таләп итеп петиция урнаштырды. Әлеге петициядә ул Фирузның Казансу ярын саклау мәсьәләсен газетада яктыртуы турында яза.

Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе "Новая газета"да Али Фируз тәхәллүсе белән язучы үзбәкстанлы Ходайбирде Нурмәтовны Үзбәкстанга депортацияләү турында карар чыгарды.

Нурмәтов 2006 елда Казан ислам көллиятенә укырга кергән, 2007 елдан Казандагы Русия ислам университетында белем ала башлаган. Үзбәкстан Нурмәтовны террорчылар белән элемтәдә торган "исламчы" дип саный һәм анда җибәрелгән очракта, террорчы дип ябып куярга мөмкин.

Журналист буларак ул "Новая газета"да мигрантлар, мөселманнар, ЛГБТ тормышын ачыктан-ачык яктырта.

Быел март аенда полиция аны Мәскәүдә тоткарлады һәм Русиядә рөхсәтсез яшәвен белдерде. Нурмәтов Русиядән вакытлыча сәяси сыену да сораган иде, әмма аның мөрәҗәгате кире кагылды.

XS
SM
MD
LG