Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активистлары журналист Фирүзне коткарырга чакыра


Али Фирүз
Али Фирүз

Русиядән Үзбәкстанга озатылачак журналист, “Новая газета” хәбәрчесе Али Фирүз Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Равил Җиһаншин ширкәтенең Казансу ярын күмү эшчәнлеге турында язган булган.

Казан активисты һәм журналисты Юлия Фәйзрахманова change.org сәхифәсендә Фирүзне Үзбәкстанга тапшырмауны таләп итеп петиция урнаштырды. Әлеге петициядә ул Фирүзнең Казансу ярын саклау мәсьәләсен газетада яктыртуы турында яза.

Элегрәк Amnesty International да, Фирүз Үзбәкстанда азаплауларга дучар ителергә һәм үтерелергә мөмкин дип, Русия хакимиятләрен аны Ташкентка тапшырмаска чакырган иде.

Али Фирүз (Худоберди Нурматов) сишәмбе көнне Мәскәүдә “Новая газета” редакциясе бинасы янында тоткарланды. Аннан бер көн генә элегрәк ул үзенең Русиядә сәяси сыену бирү мөрәҗәгатен кире кагуга каршы шикаять тапшырган булган. 1 августта Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Фирүзне Үзбәкстанга депортацияләү карары чыгарды.

2012 елда Фирүзнең паспортын урлаганнар. Ул Үзбәкстанга кайтып паспортын яңарта алмый. Үзе әйтүенчә, Үзбәкстанда аны террорчы оешмалар белән хезмәттәшлек итүдә гаепләргә мөмкиннәр.

Русия президентының Кеше хокуклары шурасында Фирүзне илдән чыгарып җибәрүне Русия Конституциясен бозу дип атадылар. Кремль исә журналист миграция кануннарын бозган бит дип, бу хәлгә “күз йома” алмавын белдерә.

XS
SM
MD
LG