Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессы Кремль пропагандасына каршы чаралар кабул итәргә мөмкин


Элиот Энгел
Элиот Энгел

Әгәр АКШ Дәүләт департаменты актив гамәлләр кылмаса, Америка канун чыгаручылары Русия пропагандасына каршы тору програмы расларга мөмкин. Бу хакта Конгресс әгъзасы, демократ Элиот Энгел кисәтә.

Вәкилләр пулатының Тышкы сәясәт комитеты җитәкчеләренең берсе Элиот Энгел дәүләт секретаре Рекс Тиллерсонга хат юллаган. Анда ул Конгресс белән берлектә тиешле стратегия булдырыга кирәклеге турында яза.

"Югыйсә, Вәкилләр пулаты һәм Сенат Русия һәм Ислам дәүләте сугышчан төркеменнән янаган куркынычка каршы кануни альтернатива эзләргә туры киләчәк", диелә хатта.

Мондый мөрәҗәгать белән чыгуның сәбәбе бар. Дәүләт департаментында чит ил, бигрәк тә Русия пропагандасына каршы тору өчен Конгресс тарафыннан бүленгән 80 миллион долларның тотылмаганлыгы турында мәгълумат чыкты.

Канун чыгаручылар фаразлавынча, дәүләт департаментының Мәскәүнең ачуын китерәсе килми. Ул Кремль белән кайбер мәсьәләләрдә хезмәттәшлек итәргә җыена, диелә. Рекс Тиллерсон сүзләренә караганда, дәүләт департаменты әлеге акчаларны тиз арада нәтиҗәле тотарга планлаштыра.

Дүшәмбе Newsweek журналы Конгрессның Вәкилләр пулаты спикеры республикан Пол Райнга карата Русия интернет-ботлары һөҗүм оештырган, дип язды. "Твиттерда" Райнны вазифасыннан алырга чакырып хәбәрләр таралган иде.

XS
SM
MD
LG