Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дадин колониядән алынган видеоның матбугатка чыгарылуын Страсбург мәхкәмәсенә шикаять иткән


Илдар Дадин
Илдар Дадин

Активист Илдар Дадин Карелия колониясендәге күзәтү камерасыннан алынган видеоның РЕН-ТВ телеканалына бирелүен Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять иткән.

Дадин мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Николай Зборошенко әйтүенчә, активист Русия хакимиятләренең кешенең шәхси һәм гаилә тормышына булган хокукын бозуны тануга ирешмәкче. Бу хакта "Медиазона" хәбәр итә.

Активист фикеренчә, хакимиятләр колониядә куелган күзәтү камераларындагы язманы өченче кулларга канунсыз тапшырган. РЕН-ТВ Дадинны кыйнау турындагы видеоязманы үзенең сюжетлары өчен кулланган.

Июнь аенда Мәскәү мәхкәмәсе Дадинның Җәзаларны үтәү федераль хезмәте, Тишкерү комитеты һәм Баш прокуратурага бирелгән шикаятен кире какты. Моннан тыш, Дадин үзенең рөхсәтенән башка видеомязманы матбугат чараларына бирү өчен 350 мең компенсация дә сораган иде.

Дадин урам җыеннары турында канунны бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән беренче кеше булды. Ул ике ел ярымга колониягә хөкем ителгән иде. Былтыр ноябрь аенда активист колониядә кыйнауларга зарланды. Русия Югары мәхкәмәсе 22 февраль Дадинны аклау карары кабул итте.

XS
SM
MD
LG