Accessibility links

Чаллы мәхкәмәсе Җиңү паркында татарча да мәгълүмат бирү таләбе шикаятен канәгатьләндермәде


Мөнир Ситдыйков

Җиңү паркында татарча мәгълүматлар булмавын мәхкәмәгә шикаять иткән активист Мөнир Ситдыйков, таләбе канәгатьләндерелмәгәнгә, югарырак мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәргә җыена.

Чаллының Җиңү паркында татарча мәгълүматлар юклыгына, язулар урысча гына булуга борчылып, Мөнир Ситдыйков 2017 елның июль аенда мәхкәмәгә мөрәҗәгат иткән иде. Ул Җиңү паркындагы урысча мәгълүматлар белән янәшә татарчаларын булдыруны Чаллы башкарма комитетына йөкләүне сорады. Биредә татарча язулар булмауны Мөнир әфәнде Татарстанның дәүләт телләре турындагы кануннарның бозылуы, үзенең милли хисләре тапталуы белән аңлата.

Мәхкәмә казые Марс Әхмәтшин шушы шикаятькә карата Чаллы башкарма комитеты вәкиле Юлия Крикуннан аңлатма ала. Анда Крикун башта Татарстанда татар һәм урыс телләренең тигезлеге турында белдерә. Ситдыйков шикаятендә күрсәтелгән "объектлар"да архитектура әсәренә нинди дә булса үзгәрешләр кертү иҗат итүченең фикерен, авторның иҗатын боза, дип белдерә. Шуңа нигезләнеп, Чаллы башкарма комитеты Ситдыйковның шикаятен нигезсез дип таба.

Мәхкәмәдә Мөнир Ситдыйков та, Чаллы башкарма комитеты вәкиле дә катнашмый. Чаллы казые Әхмәтшин карарында "Ситдыйковның Җиңү паркында урысча мәгълүматлар белән янәшә шундый ук дәрәҗәдә татарча язулар булдыру турындагы шикаятне кире кагарга", дип язылган.

Мөнир Ситдыйков әлеге карар белән риза түгел. "Булган көчләр белән әлеге шикаятне югарырак мәхкәмәләрдә каратачакмын", ди ул.

****

2017 елның апрелендә Чаллыдагы "Татар телен яклау комитеты" комитеты әгъзалары, татар телен саклау һәм үстерү өчен ел саен йөзләгән миллион сум бүленүгә карамастан, телне куллану кимегәннән-кими бару өчен Татарстан хакимиятләре җаваплы дип белдерде.

Ситдыйков шәһәр музее түбәсендә язмаларның урыс телендә генә булуын 2016 елның җәендә мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Шикаять канәгатьләндерелмәде.

2016 елның октябрендә Татарстан Югары мәхкәмәсе Чаллы мәхкәмәсенең шәһәр музее диварына һәм музей түбәсе корылмасына зур итеп урысча гына язулар, татарча язмау республикадагы икетеллелек канунын бозмый дигән карарын гамәлдә калдырды.

2016 елның октябрендә Чаллыда Татарстан Конституциясенең телләр турындагы маддәсенең, икетеллелек канунының үтәлешен таләп итәчәк "Татар телен яклау комитеты" төзелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG