Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:13

"ФСБ Кырымда яңа протест чаралары башланудан шикләнә"


Акмәчеттә Караметовка ирек таләбе белән пикетка чыккан активистларны тоткарлау, 14 август 2017

Хокук яклаучы Абдурешит Джеппаров фикеренчә, Русиянең куәт структуралары Кырымда яңа протест күтәрелеше башланудан куркып, Сервер Караметовны яклап пикетка чыккан берничә кешене кулга алмаган.

Кырымдагы кеше хокуклары контакт төркеме вәкиле Абдурешит Джеппаров, ФСБ (Русиянең федераль иминлек хезмәте) яңа протест дулкыны күтәрелер дип шикләнгәнгә, Сервер Караметовка ирек таләбе белән пикетка чыккан берничә кеше кулга алынмады, ди.

"Сервер аганы тагын биш кырымлы яклады. Нигә бу биш пикетчыны кулга алмадылар соң дигән сорау туа? Җавап аңлашыла: әгәр аларның барсын да кулга алсалар, пикетчыларның яңа дулкыны урамга чыгар иде. Шулай итеп дулкын артыннан дулкын күтәрелер һәм бу зур хәрәкәткә әверелер иде. Мөгаен, ФСБ белән киңәшеп алар бер штраф белән генә чикләнергә карар кылган”, дип белдерде Джеппаров Крым.Реалиига 15 августта.

Хокук яклаучы сүзләренчә, Кырымдагы тоткарлаулар ярымутрауда гына түгел, ә читтә дә зур шау-шу тудырган. Джеппаров, Кырымда ирекләр кысылганга, Сервер Караметов үз теләге белән пикетка чыккан иде, мин аның актив булуын утыз елдан артык беләм, ди. Ниндидер сәяси көчләр Караметовны пикетка чыгарды дигән сүзләрнең дә дөреслеккә туры килмәвен әйтә ул.

Сервер Караметов пикетта
Сервер Караметов пикетта

14 август Кырымның Акмәчет шәһәрендә 76 яшьлек кырымтатар активисты Сервер Караметовка теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыкканнар тоткарланды. Кырымдагы мәхкәмә өлкән яшьтәге Ярикул Давлатовка 10 мең сум штраф түләтү карары чыгарды.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Русия җитәкчелегеннән Паркинсон авыруыннан интегүче 76 яшьлек Сервер Караметовны иреккә чыгаруны таләп итә. Караметов Акмәчеттә аннексияләнгән Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмәсе янында сәяси тоткын Ахтем Чийгоз һәм башка сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыккан өчен 10 тәүлеккә административ сак астына алынган иде.

9 август Акмәчетнең Железнодорожный районы мәхкәмәсе хөкемдары Караметовны полициянең "канунлы таләпләренә" буйсынмауда гаепле дип таныды. Сак астына алудан тыш Сервер Караметовка 10 мең сум күләмендә штраф түләтү карары да чыгарылган.

Кырымтатарларга теләктәшлек чаралары төрле илләрдә үтә​

Ул арада 76 яшьләк кырымтатар активисты Сервер Караметовка теләктәшлек акцияләре Кырымда гына түгел, дөньяның башка илләрендә дә үткәрелә башлады.

Истанбулда кырымтатарларга теләктәшлек чарасы
Истанбулда кырымтатарларга теләктәшлек чарасы

15 август кич Истанбулда мондый теләктәшлек акциясен кырымтатар үзәге үткәрде. Истанбулның Солтан Әхмәт мәйданына чыккан активистлар #Free Server Karamet, #Free Ahtem Çıygöz, #Free Ervın İbragimov (Сервер Карамет, Ахтем чийгоз, Эрвин Ибрагимовка азатлык), “Путин! Кырымда вандализмны туктат!”, “Путин! Кырымда зиратларны тыныч калдыр!”, “Кырымтатарлар террорист түгел!” кебек рус, инглиз, төрек телләрендә шигарләр яңгыратты.

Алар “Артек” халыкара балалар үзәге янында мөселман зиратында, андагы “Гурзуф Азиз” каберен юк итүгә, Кырымда кырымтатарларга каршы репрессияләргә ризасызлык белдерделәр.

Лондонда “Эмель Кырым” фондын активисты Мелек Максудоглы “Кырымтатарлар террорист түгел! Сервер Караметовга азатлык!” шигарен тотып Русия илчелеге каршына ялгыз пикетка чыкты.

Киевтагы "КрымSOS" оешмасының 20 активисты ​15 елга иректән мәхрүм ителгән, инде 20 көн ачлык тоткан Руслан Зейтуллаевка теләктәшлек белдереп бер көнлек ачлык акциясе үткәрде. 27 июль Русиянең Югары мәхкәмәсе Зейтуллаевны "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләп 15 елга ирегеннән мәхрүм иткән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG