Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таймырда яшәүчеләр автоном бүлгене кайтару таләбен Путинга ачык хат белән җиткерде


Таймырда яшәүчеләр арасында сораштыру үткәрү
Таймырда яшәүчеләр арасында сораштыру үткәрү

Таймырда сораштырылган 1200 кешенең 1197се төбәкнең Красноярски краеннан чыгып, автном бүлге булуын хуплаган.

Таймырны автоном бүлге (округ) итәргә берничә ай дәвамында референдум үткәрү өчен тырышкан инициатив төркем Русия президентына, хөкүмәткә, парламентка һәм Красноярски крае губернаторы Виктор Толоконскийга ачык хат юллады. Таймырлар төбәккә автоном статусны кайтаруны сорый.

Җәен активистлар рефрендум үткәрү гаризасы белән сайлау комиссиясенә өч тапкыр мөрәҗәгать итте. Таймырны Красноярски краена кушканнан, соң кешеләрнең тормыш хәле күтәрә алмаслык булып начарлану төп сәбәп итеп күрәстелә. Дәүләт хезмәтләре, юллар, транспорт, медицина һәм белем алу да нык начарланган.

Активистларның референдум үткәрүне сораган чираттагы үтенечен район депутатлары 23-24 августта караячак. Инициатив төркем вәкиле Стелла Кох үтенеч янә кире кагылыр дип белдерә. Җирле хакимиятләр тарафыннан басым да башланган. Депутатлар биргән документларын алуны таләп иткән.

Активистлар референдумның актуальлеген дәлилләү өчен сораштыру да үткәргән. Сорашкда катнашкан 1200 кешенең 1197се Красноярски краеннан чыгуны хуплаган.

2000нче еллар уртасында Таймыр һәм Эвенкия автоном бүлгеләре Красноярски краена кушылдылар һәм муниципаль район статусында гына калдылар. Бу исә хаылкның яшәешен катлауландырды. Файдалы казылмалар чыгаручы эре ширкәтләрнең салымнары җирле казнага түгел, төбәк казнасына китә башлады.

XS
SM
MD
LG