Accessibility links

шимбә, 25 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:01

Таймыр халкы автономия статусын кайтару турында референдум уздыруны таләп итә


Таймыр мунициапль районының үзәге Дудинка

Таймырның бер төркем активистлары референдум уздыруны сорап, сайлау комиссиясенә өченче тапкыр документлар тапшырды. Алар җирлеккә автоном бүлге статусын кайтаруны таләп итә.

Активист Стелла Кох сүзләренә караганда, Эвенкия вәкилләре дә Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Алар төбәкләрне берләштерү турындагы федераль конституция канунына бәя бирүне сорап, гариза тапшырган. Әлеге канун нигезендә Эвенкия һәм Таймырны Красноярски краена кушканнар иде.

Таймыр активистларының моңа кадәр тапшырылган мөрәҗәгатьләре нәтиҗәле булмады. Беренчесендә гариза астында бер имза җитми дип, кире бордылар. Икенчесендә район шурасы депутатлары әлеге мәсьәлә төбәк яки федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш, дип белдерде.

2000нче еллар уртасында Таймыр һәм Эвенкия автоном бүлгеләре Красноярски краена кушылдылар һәм муниципаль район статусында гына калдылар. Бу исә хаылкның яшәешен катлауландырды. Файдалы казылмалар чыгаручы эре ширкәтләрнең салымнары җирле казнага түгел, төбәк казнасына китә башлады.

Районнарда дәүләт оешмалары калмады диярлек. Теләсә нинди белешмә яки документ, хәтта паспорт алу өчен дә Таймыр кешеләренә йөзләгән километр ераклыктагы Норильски шәһәренә барырга туры килә. Эвенкиядә дә шундый ук вазгыять. Медицина, мәгариф түбән дәрәҗәдә, үлем-китем арта. Ике район халкы автоном статусын кире кайтаруны сорап, кушылганнан соң ике ел узу белән мөрәҗәгать итә башлады. Ләкин әлегә бу мөрәҗәгатьләрнең нәтиҗәсе күренми.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG