Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шартнамәнең кирәклеге Татар яшьләре көннәре резолюциясенә язылачак"


Татар яшльләре көннәре. 26 август 2013
Татар яшльләре көннәре. 26 август 2013

25-29 август Татар яшьләре көннәре уза. Яшьләр Сембер, Самар, Тольяттига да барачак. Түгәрәк өстәлләр карала. "Идел" Яшьләр үзәге мөдире Ләйсән Сафина сүзләренчә, делегатлар Татарстан һәм Мәскәү арасында шартнамә мәсьәләсен күтәрү тәкъдиме белән чыккан.

25-29 август узачак Татар яшьләре көннәренә килгән делегатлар, теплоходта сәяхәт итеп, Сембер, Самар, Тольяттида очрашуларда, түгәрәк өстәлләрдә катнашачак. "Идел" Яшьләр үзәге мөдире Ләйсән Сафина сүзләренчә, делегатлар Казан белән Мәскәү арасында шартнамә мәсьәләсен күтәрү тәкъдиме белән дә чыккан. Шартнамә кирәклеге резолюция өлгесенә дә кертеләчәк ди ул. Азатлык Ләйсән Сафина белән сөйләште.

Ләйсән Сафина
Ләйсән Сафина

– Быелгы Татар яшьләре көннәренең төп үзенчәлеге нидә дип әйтер идегез?

– Сигез елдан соң Татар яшьләре көннәрен яңадан теплоходта сәфәр итеп оештырабыз. 25 августта Казаннан сәфәргә кузгалабыз. Сембер (Ульяновски), Самар, Тольятти, Болгар һәм Зөя утравында да булачакбыз.

– Бу калаларда яшьләр белән очрашулар караламы? Әллә Татар яшьләре көннәренә килгәннәр шәһәр белән генә танышачаклармы?

– Бу шәһәрләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән очрашачакбыз. Аларның нинди эшләр башкаруын, нинди проектларларны тормышка ашыруларын караячакбыз. Бу шәһәрләрнең тарихы, татарларның кайчан килеп урнашуы турында да мәгълумат алу, татарча экскурсияләр каралаган.

Сембер һәм Самар шәһәрләрендә яшәүче татарлар белән яшьләрне зур түгәрәк өстәлләр көтә. Сембердә без эшмәкәрләр белән очрашсак, Самарда чит төбәкләрдә татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу дигән темага зур түгәрәк өстәл була. Бу түгәрәк өстәлдә Татар яшьләре көннәрендә катнашучылардан кала, шәһәрнең иҗтимагый оешма вәкилләре дә катнаша.

– Түгәрәк өстәлләрдә күтәрелгән проблемнарны барлап, Татар яшьләре көннәренең резолюциясе әзерләнәчәкме?

– Татар яшьләре көннәре ахырында резолюция кабул ителәчәк.

– Татарстанның дәүләтчелегенә багышланган чаралар соңгы арада арта төште. Мисал өчен, 24 август дәүләтчелеккә багышланган архив документлары тәкъдим ителәчәк. Яшьләр белән Татарстан һәм Мәскәү арасындагы шартнамә мәсьәләсен, аның кирәклеген күтәрергә җыенмыйсызмы?

–​ Әлбәттә, җыенабыз. Беренчедән, делегатлар үзләре безгә шундый тәкъдим белән чыкты. Шартнамә язмышы әлегә кадәр хәл ителмәгәнгә Татар яшьләре көннәрен 25 август Татарстан Дәүләт шурасы бинасында ачарга булдык. Яшьләр анда үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алачак.

– Бу чарага җитәкчеләрдән кемнәрне көтәсез? Шартнамәнең әһәмиятен аңлатырдай белгечләр дә киләчәкме?

– Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев чакырулы.

– Шартнамә резолюциягә кертелә калганда, аның кирәклегенә басым ясалачакмы?

– Әлбәттә! Беренчедән, делегатлар хупларга тиеш. Шартнамә –һичшиксез кирәкле документ. Резолюциягә шартнамәнең Русия һәм Татарстан өчен дә кирәкле документ икәнлеге турында юллар кертеләчәк.

– "Идел" яшьләр үзәге мөдире, яшьләр лидеры буларак, үзең шәхсән, шартнамә мәсьәләсенә әлегә нокта куелмады дип уйлыйсыңмы? Ник дигәннән, Русия президенты идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Кириенко, "Казан белән Мәскәү арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамә үзенең тарихи ролен үтәде" дип киләчәктә имзаланмаячагына ишарәләгән иде.

– Кириенконың бу белдерүен ишеттем. Соңгы ике ай дәвамында Мәскәү ягыннан да, Татарстан ягыннан да шартнамәгә кагылган бик күп төрле чыгышлар булды. Без һәркайсын да игътибар белән тыңлап тордык. Әлегеләр рәсми рәвештә бу шартнамә булмаячак дигәнне күрсәтми. Миңа калса, бу мәсьәләгә нокта куелмаган.

Шартнамә – Татарстан кебек милли төбәкләр өчен кирәкле документ кына түгел, ә алга таба үсеш стратегиясен билгели торган сәяси һәм иҗтимагый, төрле финанс якларны да үз эченә ала торган документ. Әнә шул очракта гына без алга киткән төбәк буларак үсештә булачакбыз һәм Русия өчен дә бу документ әһәмияткә ия.

– Татар яшьләре көннәренә кайсы төбәкләрдән киләләр һәм күпме кеше катнаша?

– Без барлыгы 147 кеше булыр дип торабыз. Русиянең 30 төбәгеннән киләләр. Дагыстан, Краснодар краеннан беренче тапкыр катнашачаклар. Чит илләрдән: Канада һәм Франциядән дә килер идек дигән үтенеч алдык. Төркиядән вәкилнең, виза сәбәпле, килү-килмәве ахырга хәтле хәл ителмәгән.

XS
SM
MD
LG