Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дождь" Выборгта Путин кулланган вилланы табуын белдерә


Селлгрен утарында ике тапкыр Шерлок Холмс турында фильмнар төшерелгән
Селлгрен утарында ике тапкыр Шерлок Холмс турында фильмнар төшерелгән

XX гасыр башында төзелгән вилла күптән түгел төзекләндерелгән һәм, телеканал мәгълүматларына күрә, Русия президенты аны ял урыны буларак куллана.

Русиянең "Дождь" телеканалы хәбәр иткәнчә, Финляндия чигендәге Выборг шәһәре янында урнашкан Селлгрен утары күптән түгел Владимир Путин дустының мөлкәтенә әверелгән һәм, кайбер мәгълүматларга күрә, президентның ял урыны буларак кулланыла.

Лодочный утравында XX гасыр башында төзелгән вилла күптән түгел төзекләндерелгән булган. Канал мәгълүматларына күрә, вилладан тыш утрауда тагын берничә бина бар һәм боралаклар утыру урыны төзелгән.

Җирле халык сүзләренчә, утрауга керүне соңгы берничә ел Федераль саклау хезмәте саклый, анда диңгез ягыннан да керү тыела. Телеканал бу резиденциянең президент тарафыннан кулланылуын Выборг районы администрациясенә якын чыганак һәм җирле бер кеше сүзеннән китерә.

"Дождь" хәбәр итүенчә, Путин белән якын бәйләнештә һәм "Россия" банкы акционерлары вилла хуҗалары булып тора. Росреестрда утраудагы биналар "Север" оешмасына карый дип күрсәтелгән.

Русия президенты матбугат хезмәте һәм Ленинград өлкәсе администрациясендә Селлгрен утары хакында "Дождь" соравына җавап бирмәгәннәр.

Селлгрен утары 1913 елда төзелгән, ул мәдәни мирас корылмасы булып санала. Утарда ике тапкыр Шерлок Холмс турында фильм да төшерелгән.

XS
SM
MD
LG