Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодар өлкәсендә автобус казасында 18 кеше һәлак булды


Краснодар өлкәсе
Краснодар өлкәсе

Краснодар өлкәсендә эшчеләр утырган автобус диңгезгә төшү нәтиҗәсендә 18 кеше һәлак булган.

Краснодар өлкәсенең Волна бистәсендә эшчеләрне алып кайтучы автобус диңгезгә төшкән. Башта ашыгыч ярдәм хезмәтендәге чыганак Интерфакска 13 кешенең һәлак булуын белдерсә, соңрак 18 кешенең һәлак булуы билгеле булды

Гадәттән тыш эшләр министрлыгы сүзләренчә, 4 кеше хастаханәгә озатылган. Автобуста барлыгы 35 кеше булган.

Автобуста эштән кайтучы "Таманьнефтегаз" ширкәте эшчеләре булган. Ул төзелә торган пирстан диңгезгә төшкән.

РИА Новости чыганагы фикеренчә, автобус юл кагыйдәләрен бозу сәбәпле төшкән булырга мөмкин.

Русия тикшеренү комитеты юл казасына бәйле җинать эшен ачты. Тикшерү юл йөрү кагыйдәләрен һәм транпорт чаралары эксплуатациясен бозу маддәсе нигезендә алып барылачак.

XS
SM
MD
LG