Accessibility links

сишәмбе, 19 сентябрь 2017, Казан вакыты 20:00

Татарстан Югары мәхкәмәсе Навальныйның Казандагы штабы башлыгын иреккә чыгарды


Эльвира Дмитриева (сулда) мәхкәмәдә

23 август Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Эльвира Дмитриеваны 10 көнгә иректән мәхрүм итү карары чыгарган иде.

Бүген Татарстан Югары мәхкәмәсендә Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Казан штабы башлыгы Эльвира Дмитриеваны 10 көнгә иректән мәхрүм итү карары гамәлдән чыгарылды. Дмитриева адвокаты Ирина Гонцова Вахитов мәхкәмәсе карарын канунсыз атады, дип яза Idel.Реалии.

Аерым алганда, агитацион кәгазьләрне таратуның җәмәгать чарасы булмавы телгән алынды мәхкәмәдә. Шулай ук Гонцова Дмитриеваның Мәскәү районындагы 168нче сайлау бүлгесе әгъзасы булуын искә төшерде, димәк аны Татарстан прокуроры ризалыгыннан тыш административ җәзага тарту мөмкин түгел.

Югары мәхкәмә хөкемдары Рамил Маликов шикаятьне өлешчә канәгатьләндерде. Ул Эльвира Дмитриеваны иреккә чыгарырга, административ эшне исә яңадан карарга кирәклеген белдерде.

23 август Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Навальныйның Казан штабы җитәкчесе Эльвира Дмитриеваны 10 көнгә иректән мәхрүм итү карары чыгарган иде. Ул агитацон кәгазьләрне канунсыз таратуда гаепләнә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG