Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 19:33

Әгерҗе районы Сокман авылы халкы 12 елга төрмәгә утыртылган Динар Хәбибуллин акланыр дип өмет итә. Хәбибуллин Азатлыкка полиция көч кулланганга гаепне үз өстемә алырга мәҗбүр булдым дип белдерә.

Тумышы белән Әгерҗе районы Сокман авылыннан булган Динар Хәбибуллин ике елдан артык инде төрмәдә утыра. Дүрт яшьлек кызны – бертуган абыйсының кызын көчләүдә гаепләнеп ирегеннән мәхрүм ителгән ул. 25 яшьлек егеткә башта 14 елга төрмә җәзасы биргән булсалар, Югары мәхкәмә карары белән 12 елга калдырылган. Динар үзен бу вакыйгаларда гаепле санамый, ә полициянең көч куллануы нәтиҗәсендә генә бар гаепне дә үз өстенә алуы турында әйтә. Азатлык Сембер шәһәрендәге төрмәдә утырган 27 яшьлек Хәбибуллин белән элемтәгә керде.

"2015 елның 27 мартында иртән эшемә килеп, районга полициягә алып киттеләр. Нәрсә өчен икәнен әйтүче булмады, районның полиция җитәкчесе чакыртты, диделәр. "Бәлки, берәр җинаятьтә шаһит булгансыңдыр", диде полиция хезмәткәре. Галәвиев фамилияле тикшерүче сорау алды: "2012 елда нишләдең?" ди. Аптырап киттем. "Хәбибуллина Зөһрә көчләү турында гариза язды", ди ул. "Кемне? Анымы?" дип сорадым.

Электрошокер кулландылар, кыйнадылар, кул-бармакларымны төйделәр

Хәбибуллинаның кызы турында сүз баруын белгәч, шок булды. Юлда вакытта әниләргә шалтыратып, полициягә алып китүләре турында хәбәр итәргә өлгергән идем. Шушы сорау алу барышында алар борчылып шалтыратырга тотынды. Телефонымны полициядә талап алдылар. Миңа карата электрошокер кулландылар, кыйнадылар. Кул-бармакларымны төйделәр. Инде алдан ук әзерләп куелган, гаепне үз өстемә алу турындагы гаризаны күчереп язарга мәҗбүр иттеләр. Шунда кыйнаганда селкенеп калган тешне мин соңрак алдырырга да мәҗбүр булдым, бүген алдагы бер тешем юк. Шуннан соң суд-медэкспертизага алып киттеләр, ә анда күрә торып минем күгәргән эзләрне дә язмадылар", дип искә ала Динар моннан ике елдан артык элек булган хәлләрне.

Җинаять эше папкасындагы берничә дәлилгә зур игътибар юнәлтүне дә сорый ул. Ул вакытка инде 7 яшь чамасы булган кыздан сорау алу барышы төшерелгән видеоязма – шуларның берсе.

"Ләйсән әнисе алдында утыра, психолог, педагог аның каршында сораулар бирә. Кыз нибары "әйе", "юк" дип кенә җаваплый. Тикшерүче бу хәлләрне язып бара һәм азактан нәрсә язылганын укып та тормаган педагог белән психологка имза куйдыра. Мәхкәмәдә кыз бар әйберне дә "четко разъяснила" дип белдерәләр, андый әйбер бөтенләй булмады", ди Динар.

"Гаепләрлек бер дәлил дә юк"

Азатлык Хәбибуллинның әнисе, туганнары белән дә аралашты. Әнисе Гөлзада ханым улының гаепле булуына ышана алмый, чөнки шикләнерлек бер дәлил дә таба алмавын әйтә. Гөлзада ханым язган хат әлеге язманы әзерләргә этәрде. Азатлыкка хатында: "Мин ярдәм итәрдәй бөтен җиргә дә мөрәҗәгать иттем. Улымның гаепле булмавына ышанганнар ярдәм кулы суза. Бер ел инде без гаделсезлек белән көрәшәбез. Югары мәхкәмә генә ни дә булса үзгәрәчәгенә өметләнмәгез, дип белдерде", дигән юллар да бар.

Гөлзадә Хәбибуллина
Гөлзадә Хәбибуллина

Гөлзадә ханымның олы улы Илнар һәм килене Зөһрә 2013 елда аерылыша.

"Алар арасында гауга булып, Зөһрә өйдән чыгып киткәндә үк: "Мин монда сезнең тормышның астын өскә китерәм", дип әйтте. Психолог белән аралашкан вакытында да: "Мин аларга күрмәгәннәрен күрсәтәм әле", дип сөйләгән. Аның шулай ачыктан-ачык янаулары төрле кешеләр аша ишетелеп торды, әмма без чынга алмадык. Илнар 2013 ел азагында икенче хатынга өйләнгәч тә тынычланмады ул.

Тикшерү документларында буталчыклар, чагышмаган урыннар бик күп

Зөһрәнең күрсәтмәләренең төрле урында төрлечә булуы да сагайта. Башта кызының көчләнүен психолог ачыклады дип әйтсә, аннары сеңлесе Зөлфиягә кызы Ләйсән үзе сөйләгән дигән. 2012 елның 1 апреленнән 1 октябренә кадәр бу хәл кабатланган диде, әмма Динарның берничә ай уракта эшләве турында эшеннән табельләр пәйда булгач, бу даталар тагын үзгәрде. Кыз балага ясалган экспертизада бернинди зыян салыну, җәрәхәт билгеләре табылмаган. Мин бу хакта тикшерүчегә дә әйттем, әмма Илшат Галәвиев: "Бер тапкырдан гына бернинди җәрәхәт булмаска да мөмкин", диде. Ләкин мәхкәмә бер тапкыр гына көчләгән дип түгел, ә кабат-кабат булган хәл дип карар чыгарды. Суд-психиатрия экспертизасы ясалды, Динарда педофилиягә тайпылыш табылмады. Тикшерү документларында буталчыклар, чагышмаган урыннар бик күп", дип сөйли Гөлзада ханым.

Динар Хәбибуллин туган йорт
Динар Хәбибуллин туган йорт

Гөлзадә Хәбибуллина әле күптән түгел генә улы белән төрмәдә өч көнлек очрашуда булып кайткан.

"Улым, шул гаепне үз өстеңә алу кәгазен үз кулларың белән язмаган булсаң, бәлки, утыртмаган да булыр иде", дидем. "Әй, әнкәй, мин анда күргәннәрне күрсәң, син дә әллә кайларга кулыңны куяр идең", диде. Динарны март аенда кулга алганнан соң, безне бит бары тик майда гына аның белән күрештерделәр. Кулга алган көнне иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр малайны Әгерҗе буйлап эзләдек, улымның кайда икәнен беркайда әйтмиләр. Ни полициядә, ни тикшерү комитетында, ни прокуратурада белмиләр. Күрсәң син: кая керсәң дә мыскыл иткәндәй көлеп утыралар. Кешеләрме болар, әллә бүтән дөньядан җибәрелгән җәбер-золым күрсәтүче роботлармы?" дип өзгәләнә Гөлзадә ханым, канун сагында торырга тиешләрнең миһербансызлыгына гарьләнеп.

"Акча бирмәгәнгә үч алды"

Динарның абыйсы Илнар исә энесен төрмәгә тыгуны үзенең элекке хатынының үч алуы дип исәпли.

Илнар Хәбибуллин
Илнар Хәбибуллин

"Зөһрә миннән фатир алырга бер миллион сум акча сорады. Аерылышкач инде бу. Без бергә яшәгәндә Әгерҗедә бер бүлмә сатып алган идек, ул шуны сатып фатир алмакчы иде. Без аерылышкач ул бүлмәне мәхкәмәләшеп бүлдек тә, Зөһрә миңа 92 мең сумны түләргә тиеш булып калды. Хәзер менә энем Динар аңа мораль зыян өчен 100 мең сум тиеш булып чыкты", ди Илнар.

Динарның икенче абыйсы Илназ исә, энесенә карата уйлап чыгарылган башка сыймаслык ялган гаепләүләр дип белдерә.

Илназ Хәбибуллин
Илназ Хәбибуллин

"Менә сез минем кызга карагыз. Аңа хәзер 4 яшь тә тулмаган. Шушы кызга карата шундый эшләр башкарып буламы? Айга өч-дүрт тапкыр, ди бит әле ул! Ул баладан нәрсә калачак соң, бу хәлләр чынлап та булса! Бу бит башка сыймый торган әйбер. Динарның кулында машинасы, правасы бар иде, теләсә-кайсы вакытта чыгып китә ала иде. Аңа якын-тирәдә кызлар беткән дисезме? Дөнья тулы кыз", Илназ.

Инесса Хәбибуллина
Инесса Хәбибуллина

Инесса Хәбибуллина – Динарның абыйсы Илназның хатыны. Ул да Динарның мондый эшкә баруына ышанмый.

"Динарны мин әле кияүгә чыкканчы ук белә идем. Иптәш кыз белән дә йөрде әле ул. Йөргән кызлары булды ич инде аның, нишләп ниндидер кыз балага барып бәйләнсен?" ди Инесса.

Динарның яклаучысы Арсен Михайлов та аның бер нигезсез һәм канунсыз хөкем ителүен белдерә.

Минемчә, бала үскәч, барыбер үз хатасын аңлап дөресен сөйләячәк

"Уйлап кына карагыз инде: бала абыйсының гамәлләре турында 3-4 ел узгач кына исенә төшереп хәбәр итә. Гадәттә, 4 яшьлек бала әнисенә бар әйберне ничек бар шулай сөйли. Әгәр аның күте авырта икән, ул аны дәшми-тынмый гына түзеп йөрми, ә китереп күрсәтә. Баланың психологиясе ул чакта бөтенләй башка. Икенче момент: суд карарында күрсәтелгән моментта Динар Хәбибуллин үз авылыннан 180 чакрым ераклыкта кыр эшләрендә булган. Ул ял көннәрендә генә авылга кайтып йөргән. Минемчә, бала үскәч, барыбер үз хатасын аңлап дөресен сөйләячәк. Хәзер кызга ун яшь, озак көтәсе калмагандыр дип уйлыйм", ди Михайлов.

"Алла бабай хөкем итәр!"

Зөһрә Хәбибуллина – Динарның бертуган абыйсы Илнарның элеккеге хатыны. Ул бүген сеңлесе һәм балалары белән Ижауда яши һәм үзенең гариза язуын бернинди дә үч алу булмады дип әйтә.

Зөһрә Хәбибуллина кызы белән
Зөһрә Хәбибуллина кызы белән

"Әгәр экспертиза берни дә тапмаган булса, мәхкәмә дә булмас иде. Ике тапкыр экспертиза уздырдылар: берсе – Ижауда, икенчесе Чаллыда булды. Әгәр Динарның бер гаебе дә юк икән, нигә ул ялган детекторында тикшерү узудан баш тартты?" ди Зөһрә ханым.

Бүген мин япа-ялгызым аякка басарга тырышам

Азатлыкның "бүлмәне сезгә калдырмаган өчен Динарның абыйсыннан шул рәвешле үч алуыгызмы?" дигән сорауга ул: "Бүлмә ана капиталы акчасына алынды. Мәхкәмә белән ул аны бүлде һәм мин Илнарга 90 мең сум түләргә тиеш булып калдым. Хәзер шуны өлешләп түлим, ай саен аңа акча күчерәм. Хисапчы ярдәмчесе булып эшлим. Ә Илнар үзе алимент түләүдән башка балаларның тәрбиясендә берничек тә катнашмый. Ул быел гыйнварда һәм июль аенда гына балаларын килеп күрде. Мин беркемнән дә берни өчен дә үч алмыйм. Бүген мин япа-ялгызым аякка басарга тырышам", дип җавап бирде.

Тикшерү барганда биргән күрсәтмәләренең дә төрле урында төрле булуыннан да баш тарта Зөһрә ханым. "Минем күрсәтмәләр бар җирдә дә бертөрле, менә аларныкы аерыла", ди ул.

"Динарга гадел җәза бирелдеме?" дигән сорауга ул: "Бу сорауга җавап бирә алмыйм. Мин хөкем итүче түгел. Хөкем итүче – Алла бабай, ул барысын да күрә, ул хөкем итәр", диде.

Сокман халкы Динарның акланачагына өмет итә

Әгерҗе районы Сокман авылы кешеләре берсе дә Хәбибуллинның гаепле булуына ышанмый. Динар тумышы белән шушы авылдан. Авыл халкы "Пусть говорят" тапшыруына Динарны яклауны сорап хат җибәргән. Аңа 70ләп кеше имза куйган. Сокманнар Динарның акланып кире кайтачагына өмет итә.

Авыл кибетчесе Рафилә Нәбиуллина
Авыл кибетчесе Рафилә Нәбиуллина

"Мин башыннан ук бу әйбергә ышанмадым, әле дә ышанмыйм. Авылда беркем дә аның турында бер алама сүз дә әйтмәс. Бар авыл аптырады инде бу хәлгә. Динарга бер яшь чакта ук мин монда килен булып килдем, минем балалар белән уйнап үсте ул. Безгә зыян итмәде, авылда бер начар эш эшләп йөргән кеше түгел, ярдәм сорасаң, шунда ук булыша иде. Ни өчен шулай булды? Ни өчен шушы сүз чыкканын үзебез дә аңламыйбыз. Динарның тизрәк исән-сау кайтуын көтәбез", ди авыл кибетчесе Рафилә Нәбиуллина.

Марат Әхмәдуллин
Марат Әхмәдуллин

Сокманда яшәүче Марат Әхмәдуллин Динар белән бергә эшләгән, дус булганнар.

"Соңгы тапкыр бергә КамАЗ машинасын җыйдык башыннан азагына кадәр. Динарның андый яман эшне эшли алуына ышанмыйм. Ә полиция ул теләсә-нәрсәне булдырып чыга ала – менә шуңа ышанам", ди Марат.

* * * *

Азатлыкның әлеге язманы әзерләве турында ишеткән күпләр үзләре элемтәгә чыгып, Динар турында "мин дә бер-ике сүз генә әйтим әле" дип мөрәҗәгать итте. Язмада теләк белдерүчеләрнең, алар биш кеше, барсының да фикерләре кулланылмады. Алар Динар Хәбибуллин турында бары тик яхшы сүзләр генә сөйләде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG