Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һарри Поттерның татар теленә тәрҗемәсе интернетта урнаштырылды


"Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" әсәренең татар теленә тәрҗемәсе интернетка ирекле уку өчен урнаштырылган. 19 августта Казанда әсәрнең тәрҗемәсен җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткәннәр иде.

Тәрҗемә координаторы Айдар Шәйхин Азатлыкка белдергәнчә, соңгы атнада алар тәрҗемә эшен тикшереп чыккан. Эш 13 волонтер тарафыннан бушлай башкарылды. Интернетта хәзер тәрҗемәне ирекле укып була. Әсәрне pdf, epub, fb2 форматларында йөкләп була.

Айдар Шәйхин сүзләренчә, алга таба әсәрнең икенче китабын тәрҗемә итү эше планлаштырыла. Шул ук вакытта тәрҗемәләргә автор хокукларын сатып алып, аларны рәсми бастыру теләкләре дә бар.

Узган елның декабрендә башланган "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" әсәрен тәрҗемә итү эше август башында тәмамланган иде. Тәрҗемә эшендә барлыгы 13 кеше катнашты. Бу түләнә торган эш түгел, ихтыярилар тарафыннан тәрҗемә итү булып тора. Тәрҗемә итүчеләр бердәм стильне, уртак лексика-атамаларны сакларга тырышкан, әсәрне бер күзлектән әдәби мөхәррир дә карап чыккан.

Әсәрне 19 август көнне Татар яшьләре форумы оештырган "Печән базары" чарасында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

"Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" әсәре 1997 елда дөнья күрде һәм дөньякүләм популярлык казанды. Әсәр нигезендә фильмнар төшерелде. Әсәрнең берничә бүлеге татар телендә беренче тапкыр Азатлыкның "Тәрҗемәханә" бүлегендә дөнья күрде.

XS
SM
MD
LG