Accessibility links

Кайнар хәбәр

КХЛда уеннардан читләштерелгән Данис Зарипов NHLда уйнарга рөхсәт алды


Данис Зарипов
Данис Зарипов

NHL хоккейчы Данис Зариповка Төньяк Америкада уйнарга рөхсәт биргән. Бу хакта лига үзенең сайтында рәсми гариза белән чыкты.

NHL белдерүендә язылганча, КХЛда тыелган матдә NHLда тыелмаган һәм хоккейчының уңышлы спорт карьерасы исәпкә алынган. Данис Зарипов шулай ук өстәмә сынау узарга ризалык бирде, дип белдерә NHL вәкиле Билл Дейли.

"Ак Барс" дүрт еллык тәнәфестән соң 36 яшьлек хоккейчы белән быел июль аенда ике елга килешү төзегән иде. Әлеге трансфердан соң озак та үтмәде, Зариповның "Металлург"та уйнаган вакытта допинг куллануы билгеле булды һәм ул Халыкара хоккей федерациясе тарафыннан ике елга уеннардан читләштерелде. Бу хәбәрдән соң "Ак барс" хоккей клубы Зарипов белән килешүне өзүен белдерде.

XS
SM
MD
LG