Accessibility links

Уфада башкорт телен яклап митинг үткәрергә җыеналар


Уфада ана телен яклап үткән пикет. 4 ноябрь 2014
Уфада ана телен яклап үткән пикет. 4 ноябрь 2014

16 сентябрьгә планлаштырылган митингның максаты – хакимиятләрне башкорт телен республика мәктәпләрендә укытуны мәҗбүри итүгә чакыру.

16 сентябрьдә Уфада Спорт сарае янында башкорт телен яклау митингын үткәрү тәкъдиме белән хакимиятләргә физик зат мөрәҗәгать иткән. Бу хакта "Башкорт" оешмасы рәисе урынбасары Руслан Габбасовка сылтама белән "Эхо Москвы в Уфе" хәбәр итә дип яза Idel.Реалии.

Габбасов сүзләренчә, мөрәҗәгатьтә 500гә кадәр кеше катнашыр дип күрсәтелгән, әмма катнашучылар ике тапкыр күбрәк булырга мөмкин. Митингның максаты – хакимиятләрне башкорт телен республика мәктәпләрендә укытуны мәҗбүри итүгә чакыру.

Яңа уку елы алдыннан Башкортстан прокуратурасы республикада башкорт теле һәм ана телләрен укыту тәртибен үз сайтына элде. Анда ана телләре ата-аналар теләгенә каршы килеп укытылмаска тиеш диелә.

25 август "Башкорт халкы конгрессы" мәгариф мәсьәләләренә багышланган җыен уздырды. Анда активистлар республиканы милли телләрне бетерү өчен тәҗрибә мәйданчыгы дип атады.

XS
SM
MD
LG