Accessibility links

Путин: Мәскәү АКШ дипмиссиясен тагын 155 кешегә киметә ала


Владимир Путин БРИКС җыенында
Владимир Путин БРИКС җыенында

Мәскәү АКШның Русиядәге дипломатик миссиясен тагын 155 кешегә киметергә мөмкин. Бу хакта Владимир Путин Кытайда БРИКС саммиты кысаларында узган матбугат очрашуында белдерде.

Путин аңлатуынча, Русиянең АКШтагы 455 дипломатының 155е БМО каршында эшли һәм АКШ Дәүләт департаментында аккредитация узган дипломатлар булып саналмый. Шулай итеп, Путин сүзләренчә, Русия һәм Америка дипмиссияләре арасында "тулы тигезлек" булсын өчен Русиядәге АКШ дипломатлары санын тагын 155кә киметергә кирәк. Ләкин Мәскәү әлегә моны эшләмәячәк, дип өстәде Путин.

Ул шулай ук Русия тышкы эшләр министрлыгына Вашингтонның Мәскәүгә консуллыклар һәм сәүдә вәкиллекләрен куллануны тыю карарын шикаять итәргә кушуын белдерде. Президент фикеренчә, бу Русиянең милек хокукларын боза.

Июль ахырында Владимир Путин Америка дипмиссиясе хезмәткәрләре санын 755кә киметү турында белдерде. Бу исемлеккә АКШ ватандашлары да, Русия хезмәткәрләре дә керә. Әлеге гамәл АКШ Конгрессының Русиягә карата керткән яңа чикләүләре өчен җавап булды.

АКШ, үз чиратында, Русиянең Сан-Францискодагы баш конусуллыгының һәм Нью-Йорк белән Вашингтондагы вәкиллекләренең эшчәнлеген туктатуын белдерде.

XS
SM
MD
LG