Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 17:11

Хокук яклаучы Людмила Алексеева Русия президенты идарәсенә Башкортстанның элекке сенаторы Игорь Изместьевны ярлыкауны сорап, үтенеч җибәргән.

Мәскәү-Һелсинки төркеме башлыгы, Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Людмила Алексеева террорчылык һәм кеше үтерүләр оештыруда гаепләнеп гомерлек төрмәгә хөкем ителгән Игорь Изместьевны ярлыкауны сорап Русия президентына үтенеч юллаган. Элекке сенаторның адвокатлары ярлыкау комиссиясенә соңрак рәсми үтенеч тә җибәрәчәк, дип яза РИА "Новости".

"Мин бүген карадым, алар (адвокатлар - ред.) бөтен документларны әзерләгән, бик яхшы пакет. Мин аны, тизрәк президентка барып җитсен өчен, президент идарәсенә тапшырдым. Адвокатлар үтенечне рәсми рәвештә дә тапшырачак. Алар аны 11 сентябрьдә бирергә җыена, башта төбәк аша, аннары ярлыкау комиссиясенә һәм башка урыннарга", дигән Алексеева.

Хокук яклаучы "Путин миңа вәгъдә бирде, шуңа күрә турыдан-туры җибәрдем", ди. Алексеева үтенеченә Башкортстан Корылтае рәисе мөрәҗәгате дә кушылган. Шулай ук Изместьевның дипломнары, бүләкләре турындагы таныклыклар, элекке эш урыныннан бәяләмә дә документлар туплманмасына кертелгән.

Президент сүзчесе Дмитрий Песков Путинның гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән Изместьевны ярлыкау мөмкинлеген әйткән иде. Июль аенда Путин Алексееваны туган көне белән котларга килгәч, хокук яклаучы аннан Изместьевне ярлыкауны сорады.

Элек Башкортстаннан Федерация Шурасында әгъза булган Изместьев 2010 елда Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе тарафыннан гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән иде. Аңа карата берничә маддә нигезендә хөкем карары чыгарылды. Шулар арасында яллап кеше үтертү, Чиләбе өлкәсендә типографиягә ут төртү, Уфада машина шартлату һәм салымнар түләүдән читләшү кебек гаепләр тагылган.

Изместьевның гаепле булу-булмавы турында төрле имеш-мимешләрнең әлегә кадәр тынганы юк. Элекке президент Мортаза Рәхимов һәм аның улы Урал Рәхимов белән якын мөнәсәбәтләрдә булган эре эшкуар соңрак сенатор булып та үрләтелде. Әмма, билгесез сәбәпләр аркасында, рәсми хакимиятләрдән читләтелгән Изместьев бераздан мәхкәмә алдына да басты. Сорау алуларда ул үзенең гаепләрен танымады, шул ук вакытта бу җинаятьләрдә Урал Рәхимовның турыдан-туры катнашы бар дип белдерә килде.

XS
SM
MD
LG