Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 18:56

4 сентябрь Уфада соңгы 150 елда иң көчле яңгыр яуды. Бу яңгыр Башкортстан тарихында чираттагы зур экологик казага - эчәр суның пычрануына сәбәп булды. “Уфаводоканал” ширкәте җитәкчеләре су чиста дип белдерсә дә, бу чип-чиста алдашу, диде Азатлыкка танылган эколог, химия фәннәре докторы, профессор Марс Сәфәров.

Дүшәмбе Уфада яуган көчле яңгыр урамнарны тутырды, тротуарлар да су астында калды. Түбән урыннарда калдырылган машиналарның су түбәсенә кадәр җиткән очраклар да булды. Җир астыннан юл аша чыгу урыннары тулып, батып үлә язу очраклары да булган. Башкаладагы берничә шәхси йортны су баскач, коткаручылар анда яшәүчеләрне эвакуацияләде.

Сәүдә үзәкләре, офислар һәм башка биналарның беренче катларын су баскач, халык утыргычларга, соңрак югары катларга менеп котылган. СССРның 50 еллыгы исемендәге урамдагы Росреестр офисын су баскач халык тәрәзәне ватып чыгарга мәҗбүр булган. Затон күпере янында су канализацияләре тулып фонтан сиптерә башлаган. Башкаланың Рихард Зорге урамында канализация торбасы шартлап шакшы акккан. Аерым йортларның беренче катларында унитазлардан су ага башлаган очраклар да булган.

Уфада көчле яңгырдан соң урамнарны тутырып су акты, 4 сентябрь 2017
Уфада көчле яңгырдан соң урамнарны тутырып су акты, 4 сентябрь 2017

Һава торышын күзәтү хезмәте бу вакыйга алдыннан бер квадрат метрга 10 литр тирәсе яңгыр явачагын фаразлаган иде. Чынлыкта бу явым берничә тапкыр артыграк булып чыкты. Ике сәгать эчендә ике айлык яңгыр яуган. Мондый яңгырның соңгы 150 елда яуганы булмаган. Уфаның иң зур урамы булган Октябрь проспектындагы сигез рәтле юл икегә торып калды. Бары тик уртадагы калку урыннан гына зур авырлык белән хәрәкәт дәвам итте. Юл читләрендәге машиналар суга тончыгып туктап калды. Көчле яңгыр нәтиҗәсендә күп кенә урыннарда светофорлар да сүнде. Аеруча башкаланың Киров, Совет, Октябрь һәм Ленин районнары зур зыян күрде.

Уфада су агызу урыннарының камил булмавы турында аерым тәнкыйтьләр булгалап торса да, аларга игътибар итүче юк иде. Бу яңгыр Уфаның табигать һәлакәтләренә әзер түгеллегенә, шәһәр хезмәтләренең булдыксызлыгына тагы бер тапкыр имтихан булды.

Фаҗигадән күрелгән зыянга нәтиҗәләр әлегә ясалмаган. 5 сентябрь киңәшмәдә шәһәр башлыгы Ирек Ялалов: “Мондый аномаль яңгырга каршы бер шәһәр дә тора алырлык түгел иде”, дип белдерде.

Уфада көчле яңгырдан соң урамнарны тутырып су акты, 4 сентябрь 2017
Уфада көчле яңгырдан соң урамнарны тутырып су акты, 4 сентябрь 2017

Ташкынлы яңгыр Башкортстанда кырмыска оясын таяк тыгып болгаткан кебек вазгыять тудырды. Халык арасында эчәр суның чисталыгына бәйле курку-шикләр белән бәйле бу. Әмма “Уфаводоканал” ширкәте җитәкчеләре башкала халкын тынычландырырга ашыкты: борчылу өчен бернинди нигезлек юк, барысы да тиешле дәрәҗәдә кала.

Шул ук вакытта әлеге хәлдән соң интернет челтәрләрдә Мәскәүдән экологик хәлне тикшерү өчен махсус комиссия килә икән дигән хәбәрләр дә тарала. Чын вазгыятьне белү өчен Азатлык профессор Марс Сәфәровка мөрәҗәгать итте.

– Марс әфәнде, Мәскәүдән ниндидер комиссия килә икән дигән мәгълүмат сезгә ишетелдеме?

– Андый имеш-мимешләр булыр инде ул. Әмма Мәскәү комиссиясен бездәге хәлләр бик борчымыйдыр. Мин андый комиссияләрне үз гомеремдә күп күрдем инде. Алар 90нчы еллар башыннан да байтак килделәр һәм төрле тикшерүләр үткәргән булып, карарлар кабул иткән булып йөрделәр, әмма утыз еллар үтеп тә бернинди гамәли чаралар булмады.

– “Уфаводоканал” ширкәтенең су чиста дип белдерүенә фикерегез ничек?

– Беркем дә үзенә каршы эшли алмый. Мантыйк шундый. "Уфаводоканал" да халыкны су белән тәэмин итә һәм шуның белән акча эшли, бюджетын тулыландыра. Шулай булгач, халыкны паникага төшереп аңа ни файда?

– Вазгыять чынлап та җитдиме?

Марс Сәфәров
Марс Сәфәров

– Мин гомерем буе экология сафлыгы, аеруча эчәр суның чисталыгы өчен җан аткан кеше. Бу өлкәдә шактый яхшы белгеч дип исәплим үземне. Шуңа күрә хәлнең авыр икәнлеген раслый алам. Менә карагыз: Уфаның көньяк су җыю корылмасы башкаланың 40 процент халкын эчәр су белән тәэмин итә. Ул “Президент-отель” кунакханәсеннән аска таба урнашкан. Бу корылма нигездә башкаланың Киров районы халкын су белән тәэмин итә диләр. Әмма бездә су торбалары челтәре башка төбәкләргә дә сузылган һәм шуңа бүтән районнарга да бара эчәр су.

Төньяк су җыю корылмасы Орджоникидзе һәм Калинин районнарын тәэмин итә. Су кодексына ярашлы су җыю корылмасы елга агымыннан өстә урнашкан булырга тиеш. Ә бездә алар аста урнашкан. Шуңа күрә барлык пычраклар башта Шөгер елгасына, аннан Караидел елгасына төшә. Ә бу исә турыдан-туры эчәр су җыелмаларына эләгә дигән сүз.

– Димәк, соңгы яуган көчле яңгыр белән пычраклар да эчәр суга эләктеме?

– Әлбәттә, һәм бу бәхәссез. Ике сәгать эчендә ике айлык норма яңгыр яуды. Бөтен ташкын сулары Уфадагы заводлар биләмәләреннән аска агып төшкән. Менә бездә бер мәйданда өч нефть эшкәртү заводы урнашкан. Дөньяның башка бер генә почмагында да андый хәл юк. Шулай ук “Синтезспирт” заводы бар иде. Өстәвенә дүрт ТЭЦ эшләп торды. Ә иң зур зыянны әлбәттә инде “Химпром” ширкәте салды. Менә шулардагы барлык пычрак эчәр суларыбызга эләкте соңгы яуган яңгыр белән.

– “Химпром” инде эшләми, аның зыяны юк дип белдерәләр бит?

– Дөрес, аның эше туктатылды. Әмма 60 ел эшләгәннән соң аның пычрак калдыклары, үзебезчә әйтсәк, әбрәкәе бит шунда торып калды. Диоксиннар белән тулы чүплек бит ул. Без менә байтак еллар диоксинга бәйле тикшерүләр оештырган идек. Иң зыянлы ширкәтләр дип “Химпром”, Стәрлетамактагы “Каустик”, Белореттагы металлургия комбинаты ачыкланды. Ә инде “Химпром”ның электә үк китергән зарары бернинди кысаларга да сыймый. Гади сүз белән әйткәндә дөньяны буклады ул. Аның 50 гектар җирендәге шламтуплагычларда (җитештерү калдыклары) 540 кубометр шлам җыеп саклана. Сасы ис чыгармасын өчен аларны известь белән каплыйлар. Менә шундагы пычраклар башта Шөгер елгасына, аннан Караидел елгасына агып төшә. Ә аннан туп-туры көньяк эчәр су җыелмасына барып төшә.

Эчәр суны пычратучы тагын башка урыннарны әйтми булмый. Аның берсе Төньяк зират, икенчесе – йөз гектардагы чүп ташлау урыны. Алардан да коточкыч пычрак сулар агып төшә. Шуннан төрле чирләр таралмасын өчен эчәр суны чиктән тыш хлорлый башлыйлар. Менә шушы хәлләрдә “Роспотребнадзор” оешмасының авызына су кабуы, эндәшмәве гаҗәпләндерә. Хәер, без мондый күренешләргә дистә еллар буе гадәтләнгән инде һәм халык та хакимиятнең тынычландыруларына ышанып яши бирә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG