Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монополиягә каршы хезмәт Парижда Сабантуй уздыруда 10 миллион сум күләмендә канун бозу ачыклаган


Париждагы Сабантуйда
Париждагы Сабантуйда

Казанның мәдәният идарәлеге бәйге уздырмый гына Дөнья татар конгрессына Парижда Сабантуй оештыру өчен 10 миллион сум акча күчергән. Татарстанның монополиягә каршы хезмәте 6 сентябрьдә шундый нәтиҗә чыгарды.

Монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Яфизов журналистларга әйтүенчә, 10 миллион сум күләмендәге акча Дөнья татар конгрессына килешү төзеп кенә күчерелгән. "Аукцион процедурасы булмаган. Акчалар Парижга баруны оештыру өчен бирелгән. 44нче санлы федераль канун нигезендә бәйге уздырылмаган. Акча башта республика бюджетыннан шәһәр бюджетына күчерелгән", диде Яфизов.

Казан башкарма комитетының хокук идарәлеге вәкиле журналистлар белән сөйләшеп тормады. Алай гына да түгел, шәхси мәгълүмат турындагы канунга сылтанып, утырышны матбугат өчен ябык уздыруны таләп итте.

Алмаз Яфизов соңрак аңлатуынча, административ эш башта Казан башкарма комитеты җитәкчесенә карата ачылган булган. Аннары аны ябып, мәдәният идарәлеге җитәкчесенә карата яңаны ачканнар. Монополиягә каршы хезмәт нәкъ менә ул муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алу процедурасын оештырырга тиеш булган дип саный. Түрәгә максималь җәза - 30 мең сум күләмендә административ штраф салынырга мөмкин.

Парижда Сабантуй оештыруга тотылган акчаларны тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән Казан активисты Иван Климов 10 миллион сум белән генә килешми. Аның исәпләүләренә караганда, бәйрәм өчен 19 миллион сумлап акча тотылган.

Калган 9 миллион сумның кайдалыгын Яфизов аңлата алмады. Бюджет трансфертлары ул җитәкләгән оешмага кагылмый дип кенә чикләнде.

Климов тикшерүне дәвам иттерергә вәгъдә бирде.

Сабантуй бәйрәме 25 май Парижның Эйфель манарсы янында Марс кырында үтте. Анда Казаннан махсус очкыч белән 500ләп кеше килде, Шулай ук Татар конгрессы акчасына Европа илләреннән татарга да, Татарстанга да бернинди катышы булмаган, хәтта татарны сөймәүче кешеләрнең бушлай барып Париж карап, бәйрәм итеп кайтканлыгы ачыкланды.

XS
SM
MD
LG