Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокуратура октябрьдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен ихтыяри укытуны тикшерәчәк


Баш прокуратура Роспотребнадзор белән берлектә октябрь аенда Татарстан мәктәләрендә татар телен укытуның ихтыяри булуын тикшерәчәк. Бу хакта Татарстанның урыс телле ата-аналары комитеты төркемендә хәбәр ителә.

Комитет әгъзаларына Русия төбәкләрендә башкарма хакимият оешмаларының эшчәнлеген тикшерү һәм күзәтү идарәсеннән җавап килгән.

Русия президенты Владимир Путинның милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында әйтелгән йөкләмәсе кысаларында баш прокуратурага һәм Роспотребнадзорга төбәкләрдә туган телләрне өйрәнүгә кагылышлы кануннарның үтәлешен тикшерү кушылды диелгән хатта. Татарстанда тикшерү октябрьдә уздырылачак.

Узган атнада Татарстан прокуратурасы әлеге мәсьәләгә кагылышлы йөкләмә килмәде, бу өлкәдә тикшерүләр уздырылмый, дип белдергән иде.

Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына республикада татар теле мәҗбүри укытыла дип шикаять итте.

Хатта Татарстан мәгариф һәм фән министрының аңлатмасы Владимир Путинның Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерүенә каршы килә, диелә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов татар телендә укыту мәсьәләсен сәясиләштерергә омтылучылар бар дип әйтте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG