Accessibility links

җомга, 17 ноябрь 2017, Казан вакыты 22:43

Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов татар телендә укыту мәсьәләсен сәясиләштерергә омтылучылар бар дип әйтте. Мөхәммәтов мәсьәләне норматив кырда хәл итәргә тырышыбыз ди.

Илдар Мөхәммәтов журналистларга ана телен укыту мәсьәләсе куертыла, әлегә Рособрнадзор, прокуратура ягыннан тикшерүләр башлануы билгеле түгел диде.

"Ана телен укыту мәсьәләсендә килеп туган вазгыятьне кискенләштерергә тырышалар. Без киенренкелекне арттырмыйча бу чорны тыныч кына уздырырга өндибез. Кемдер бу мәсьәләне сәясиләштерергә тырышырга мөмкин. Татарстан Мәгариф һәм фән минстрлыгы белдерү ясады. Бу мәсьәләне норматив кырда хәл итәргә тырышыбыз. Калганы – имеш-мимешләр, кемнеңдер теләкләре. Әлегә Рособрнадзор, прокуратура ягыннан мәктәпләрдә тикшерүләр башланды дигән хәбәр алмадык", диде ул.

Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына республикада татар теле мәҗбүри укытыла дип шикаять итте.

Хатта Татарстан мәгариф һәм фән министрының аңлатмасы Владимир Путинның Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерүенә каршы килә, диелә.

Русия президенты белдерүеннән соң татар ата-аналары, татар җәмәгатьчелеге дә активлашты. Интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты.

Шулай ук милли телләрдә укыту һәм БДИ тапшыру мөмкинлеге өчен имза җыю башланды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG