Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 21:23

АКШ Дәүләт департаменты Чийгозны хөкем итүгә борчу белдерә


Киевта Әхтәм Чийгозга теләктәшлек белдереп узган митинг, 13 сентябрь 2017 ел

АКШ Дәүләт департаменты Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгозга гаепләү карары чыгаруга тирән борчылыуын белдерә.

Дәүләт департаментының матбугат хезмәте тараткан белдерүдә "10 сентябрьдә Кырым мәхкәмәсенең Әхтәм Чийгозга чыгарган хөкем карары өчен борчылабыз", диелә.

Дәүләт департаменты мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, Чийгозга карата җинаять эше "ярымутраудагы Русия оккупациясенә кадәр булган тәртипсезлекләр оештыруга кагылышлы нигезсез гаепләүләргә" нигезләнеп алып барылган.

"Чийгоз хөкеме Мәҗлес һәм аның җитәкчеләренә карата күрелгән мәхкәмә чараларының озын исемлегендә тагын берсе булды", диелә белдерүдә.

11 сентябрь Акмәчеттә Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмәсе Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгозны сигез ел колониягә хөкем итте.

Русия хакимиятләре Чийгозны 2014 елның 26 февралендә урам җыенында "халыкны тәртипсезлекләргә өндәүдә" гаепли. Ул чакта Кырым Югары радасы каршында Мәҗлес вәкилләре Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы урам җыены уздырган иде.

Европа берлеге һәм Amnesty International Әхтәм Чийгозны кичекмәстән иреккә чыгаруны таләп итте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG