Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аун Сан Су Чжи Мьянмада "кеше хокуклары бозылуы" турында белдерде


Аун Сан Су Чжи
Аун Сан Су Чжи

Нобель Тынычлык бүләге иясе, Мьянма җитәкчеләренең берсе Аун Сан Су Чжи Бирма мөселманнарының күрше Бангладешка качып китүләре турында беренче тапкыр белдерү ясады.

Ул кеше хокуклары бозылуны хөкем итте һәм гаеплеләр мәхкәмә җаваплылыгына тарттырылачак, дип әйтте. Ләкин Аун Сан Су Чжи БМОның Мьянма җитәкчелегенә белдергән гаепләүләренә җавап бирмәде. БМО Мьянма гаскәре гамәлләрен этник чистартуларның классик мисалы дип атаган иде.

Моңа кадәр Аун Сан Су Чжи үзенең рәсми позициясен белдерми торды. Моның өчен аны дөнья лидерлары тәнкыйть итеп килде.

Әлеге белдерүен Аун Сан Су Чжи инглиз телендә укыды. Бу халыкара даирәләргә мөрәҗәгать, дип аңларга кирәк.

Мьянмада рәхимсез көч кулланулар нәтиҗәсендә 90 меңләп рохинҗа мөселманы күрше Бангладешка качты. Эзәрлекләүләргә каршы чыккан рохинҗа сугышчыларының 25 августта полиция бүлекләренә һөҗүм итүеннән соң хөкүмәт гаскәрләренең бу халыкка һөҗүмнәре тагын да көчәеп китте.

Рохинҗаларның Мьянмада ирекле хәрәкәт итү һәм югары белем алу хокукы юк. Ватандашлык турындагы яңа канун аларга Мьянма ватандашлыгы бирүне дә тыя. Рожинҗалар ил эчендә бер урынннан икенче урынга бары махсус рөхсәт кәгазе белән генә хәрәкәт итә ала. Алар икедән артык балага ия булмау турына йөкләмә имзаларга тиеш. Мьянмада барлыгы бер миллионга якын рохинҗа яши. Бу халыкның зур өлеше күрше Бангладештагы һәм Тайланд-Мьянма чигендәге качак шәһәрчекләрендә урнашкан.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG