Accessibility links

җомга, 20 октябрь 2017, Казан вакыты 17:16

Бинбанк җитәкчесе банк өлкәсендә консолидация фонды аша сәламәтләндерү мөмкинлеген карауны сорап, Үзәк банкка мөрәҗәгать иткән.

Үзәк банк якын араларда карар кабул итәргә тиеш, дип хәбәр итә RNS.

"Ведомости" язуынча, 21 сентябрьдә Үзәк банк Бинбанкта вакытлы идарә кертү һәм банкны Консолидация фондына тапшыру турында игълан итәргә мөмкин.

Бинбанк Михаил Гуцериев гаиләсенең "Самфар" төркеменә карый. Физик затлар акчалары күләменә караганда, Русия банклары арасында җиденче урында тора. Ул шулай ук Русиянең 30 эре банкы исемлегенә дә керә.

Бинбанк Консолидация фонды аша финанс яктан сәламәтләндерелсә, бу Открытие банкыннан соң икенчесе очрак булачак.

Бинбанк һәм Открытие банклары кебек кыен хәлдә калган Татарстан банклары Татфондбанк белән Интехбанкның лицензияләре алынды. Баштарак Татфондбанкны санацияләү ихтималы турында сүзләр йөрсә дә, нәтиҗәдә Татфондбанк та, Интехбанк та банкрот дип игълан ителде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG