Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея Тын океан өстендә водород бомбасы шартлату белән кисәтә


Уртача ераклыктагы ракета сынавы
Уртача ераклыктагы ракета сынавы

Пхеньян Тын океан өстендә водород бомбасы сынарга мөмкин. Бу хакта пәнҗешәмбе Нью-Йоркта Төньяк Кореяның тышкы эшләр министры Ли Ен Хо белдерде.

Көньяк Кореяның Ренхап мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, журналистлар белән очрашуда Ли Ен Хо Төньяк Корея водород бомбасын АКШ президенты Дональд Трампның кисәтүенә җавап итеп шартлатырга мөмкин дигән. Трамп БМО Гомум җыенында Пхеньян АКШка яки аның беректәшләренә һөҗүм башлаган очракта, Төньяк Корея юк ителәчәк, дип чыгыш ясаган иде. "Бәлки без Тын оекан өстендә водород бомбасының тарихи сынауларын уздырырбыз", дигән Төньяк Кореяның тышкы эшләр министры. Шул ук вакытта ул ил башлыгы Ким Чен Ынның ниләр планлаштырганын белмәвен дә әйткән.

"Уолл-стрит Джорнэл" язуынча, әлеге белдерү Пхеньян тарафыннан яналган куркынычның көчәюе турында сөйли. Төньяк Корея моңа кадәр инде уртача ераклыктагы ике ракета җибәрде һәм водород бомбасы сынавының уңышлы үтүе турында белдергән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG