Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга һөҗүм барганда ни өчен "Татмедиа" читтә тора?


"Татмедиа" агентлыгы бинасы
"Татмедиа" агентлыгы бинасы

Татарстанга ачыктан-ачык һөҗүм барганда "Татмедиа" республика мәнфәгатьләрен яклау өчен нишли? Президент юлламасыннан соң ул үзгәрерме? Азатлык белгечләр фикерен сорашты.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында мәгариф һәм фән министрлыгы ешрак телгә алынса да, президентның шулай ук "Татмедиа"га да "сәламе" яңгырады. Бу оешманың бүгенге шартларда нәтиҗәлерәк эшләргә кирәклеге әйтелде.

“Татмедиа” тирәсендә гауга чыгып кына тора, аның эшчәнлеге еллар дәвамында тәнкыйтьләнә, татар зыялылары тарафыннан утлы табада сикертелә, Татарстан җитәкчелегенә хатлар, мөрәҗәгатьләр юллана тора, әмма "Татмедиа" эшчәнлеге генә үзгәрешсез кала.

Еллык бюджеты 1 миллиард сумнан арткан оешмага дәгъвалар шактый. Аеруча соңгы ярты елда Татарстанга, аның җитәкчеләренә басым артканда дәүләт карамагында булган матбугат, медиа лаеклы җавап тотмый. Бу хәл Татарстан һәм федераль үзәк арасында булган шартнамәне озайтмауда да ачык күренде. Республика матбугаты шартнамә турында дәшмәде. Бу хакта беренче булып бәйсез һәм федераль матбугат язды, сораулар бирде, ә республика матбугаты парламент, республика җитәкчелекләре белән бергә могҗиза булыр дип көтеп дәшмәүне кулай күрде. Дәүләт телләрен уку-укыту тирәсендә чыккан бәхәстә дә дәүләт басмалары мәгълүматны тамызып кына бирә.

Төрле Telegram каналларында, федераль матбугат аша Татарстанның киләчәген фаразлаганда, бүгенгесен язганда республика мәнфәгатен яклап, халык үзаңын үстерүдә, бердәм фикерен формалаштырырга тиешле булган "Татмедиа"ның эшчәнлеген ничек җанландырырга? Ул ничек үзгәрергә тиеш? Азатлык бу хакта белгечләр белән аралашты.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

Журналист һәм блогер Ирек Мортазин, "Татмедиа" журналистларга профессионализмны үстерүдә булышу урынына, аларны күзәтүче, кулларын богалаучы оешмага әверелде, ди. Аның фикеренчә, татар матбугаты дотациядә калырга тиеш, ә рус телле матбугат үзен үзе ашата ала, бюджет акчасына аларны туендыру артык.

"Дөресен әйтәм, "Татмедиа"ны ничек үзгәртергә мөмкин булуын белмим. Кайчандыр мондый оешманың кирәклеге хакында ул чактагы Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевкә үзем тәкъдим иттем. Хәзер оят. Мин аны методик киңәшләр бирә торган, журналистларга төрле курслар, тренинглар, семинарлар оештырган структура итеп күзалладым. Әмма ул финанска ия булып, аларны контрольдә тоткан, акча бүлешү, матбугатны тышаулау, авызын каплау оешмасына әверелде. Элек акча Татарстанның элемтә министрлыгыннан күчә иде, хәзер финанслар белән "Татмедиа" идарә итә.

Динозаврлар юкка чыккан кебек "Татмедиа" да тарихта калырга тиеш

Бүген ул – монстр. Динозаврлар юкка чыккан кебек "Татмедиа" да тарихта калырга тиеш. Матбугат ирекле булырга тиеш. Аңлашыла, район газетлары дотациядән башка яши алмый. Бу балалар, әдәби матбугатка да кагыла. Аларны дәүләт яшәтергә тиеш. Дәүләт шулай ук татар басмаларының исән калуына да бурычлы. Татар телле матбугатка бушлай яздыруны оештырудан Татарстан казнасы фәкыйрьләнмәячәк. Авыл аристократиясе аңларга тиеш: татар телле кеше – үзе генә түгел, балалары да, оныклары да ана телендә сөйләшә торган кеше.

Рус телле матбугат үлми ул. Болай да рус телле мохиттә яшибез. Татарстан җитәкчеләре һәрвакыт бездә руслар да яши бит дигән толенрантлык уенын уйнады. ТНВ ачылыр адыннан ук аның бер телле булырга тиешлеген мин дә, башкалар да әйтте, әмма каршы килделәр. Халык, зыялылар күпме әйтә – исләре китми.

Алайса ник Эфир, Татарстан-24 каналларының эфиры яртысы татарча түгел? ТНВ татарча сөйләп, сыйфатлы тапшырулар җитештереп, Татарстан, татарлар мәнфәгатендә җигелеп эшләве кирәк. Рус телендә төрле эчтәлектә йөзәрләгән канал булганда толерантлык уйнау урынсыз.

Андрей Кузьмин кебек шәхесләр татар теле, Татарстан өчен җанын фида кылмаячак

Матбугатка дәүләт акча бирсә дә, эчтәлеккә тыкшынырга тиеш түгел. Эчтәлек сәясәте – редакция карамаганда. Нәрсә һәм ничек язуга килгәндә, балансны саклап калырга мөмкин. Хакимиятнең дә эшчәнлеген күрсәт, шул ук вакытта урынлы тәнкыйтьлә дә. Гафу итегез, әмма Андрей Кузьмин кебек шәхесләр татар теле, Татарстан өчен җанын фида кылмаячак", дип сөйләде Мортазин.

Зөлфәт Хәким
Зөлфәт Хәким

"Татмедиа" эшчәнлеген үзгәртергә кирәк дип язган татар язучы-шагыйрьләр арасында Зөлфәт Хәким та бар иде. Ул илдәге сәяси шартларга карамастан, Татарстан хакимияте дә, "Татмедиа" дә үзгәрергә ихтыяр көчен табарга тиеш дигән фикердә.

Безне бетерү максаты куелган, аны "матур гына" гамәлгә ашырып киләләр. Бу эшкә "Татмедиа" да җигелә

"Дилбегәне бушатырга вакыт. Бу булмый икән, ярык тагарак алдында калыначак. "Татмедиа"га эшне җанландырырга кирәк. Ул бит эшне камилләштерү өчен булдырылган. Хакимият аңларга тиеш, ләббәйкә дип торган журналистлар белән алга китеп булмый. Без үзен хөрмәт итмәгән, кадерен белми торган милләткә әверелеп барабыз. Халыкның үзаңын күтәрергә кирәк.

Безне бетерү дигән максат куелган, аны "матур гына" гамәлгә ашырып киләләр. Бу эшкә "Татмедиа" да җигелә. Сүз иреге юк бит. Бер яклы гына итеп матурлап проблемны читләтеп узып, фольклор турында гына, җырчыларның бер-бер артлы бала тапканын язып кына исән калып булмый. Кичекмәстән "Татмедиа" уйлый торган, кыю фикерле журналистлар тупларга тиеш", ди Зөлфәт Хәким.

Шамил Идиятуллин
Шамил Идиятуллин

"Коммерсантъ" газетында эшләүче журналист, язучы Шамил Идиятуллин шартнамә темасы Татарстанда кагылмый торган тема иде дип искә ала. Алдан селкенгән булсалар һәм бу эшкә "Татмедиа" җигелгән булса, без бу кадәр үкенерлек җиңелмәс идек дип сөйләде ул Азатлыкка.

"Дәүләт газетларында эшләгәнем булмады, пропаганда ничек барганын чамалап кына беләм. Татарстанга һөҗүм барганда "Татмедиа" структурасына кергән медиалар ничек җавап бирергә тиешлеген күзаллау авыр. Әмма җавапсыз калу да дөрес түгел. Русия һәм Татарстан медиасында бер-берсенә җавап кайтару максаты да юктыр. Әлегә ул әкрен генә моңа кадәр ничек эшләгән, шулай эшләвен дәвам итә, аны кузгатып җибәрү авыр. Бу очракта Татарстанга, татар теленә барган һөҗүм вакытында республиканы яклау эшен үзеннән үзе оешкан ватандашлар җәмгыяте үз өстенә алды. Мисал, өчен "Татар ата-аналары төркеме" барлыкка килде. Алар мәктәпләрдә рус һәм татар телләре бертигез күләмдә укытылырга тиеш дигән позицияне яклауда отышлырак эшли.

Белмим, һөҗүмгә җавап кайтаруда калкан күтәрсәң, кылычның эшкә керешүе мөмкин. "Татмедиа" кыюсызлыгы, тешсезлеге бәлки һөҗүмне көчәйтмидер. Татарстан дошманнары каршы төшүне көтеп торырга да мөмкин.

Шартнамә өчен көрәш гомумән булмады, без сугышсыз җиңелдек

Шартнамәгә килгәндә, бу документның мөһимлеге турында халыкка аңлатылмады. Теманы Татарстан үзе үтерде. "Коммерсантъ" бер ел элек бу хакта яза башлады, пролонгация буламы-юкмы дигән мәсьәләне күтәрде. Әмма Татарстан җитәкчелеге барысы да яхшы булачак диде дә, теманы япты. Шуның белән вәссәлам. Проблем бар икән, аны яшерәсе түгел, әйтергә, халык белән ачыктак-ачык сөйләшергә кирәк иде.

"Татмедиа" аппараты шартнамә кирәклеген халыкка аңлату эшен алып баруга җигелергә тиеш иде. Никтер киресенчә, бу ярамаган темага әверелде, хакимияттәгеләр дәшмәде. Бәйсез матбугат кына язды. Көрәш гомумән булмады, без сугышсыз җиңелдек", диде Шамил әфәнде.

Раиф Усманов
Раиф Усманов

"Ирек мәйданы" һәм башка газетлар нәшире Раиф Усманов безгә читтән килгән уенчылар уйнаган 10 спорт такымы белән түгел, үзебезнең 10 татар телеканалы белән мактанырга кирәк дип саный һәм үзгәрешләрне башкарырга мөмкин булган юлларны тәкъдим итә.

"Бүген газет редакцияләренә аерым яшәү кыен. Чөнки интернет тарала, авылларда да өй саен кабель челтәре аша йөзләгән телеканал карыйлар. Безнең кечкенә генә редакциядә дә төрле темадагы берничә газета чыга, алар бер-берсенә теләктәш, үзара конкурент түгел. "Татмедиа" ачык акционерлар җәмгыяте очрагында да шулай кирәк дип саныйм – ул бер зур тату гаилә булырга тиеш.

Басмалар бер-берсен күтәрергә, рекламларга тиеш. Идарә аппараты кыскарсын. Экономияләнгән акча журналистлар һәм газет-журналлар чыгаруда катнашучы техник хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыруга тотылсын. Ширкәтнең автопаркы зур, журналистлар командировкага рәхәтләнеп йөри ала. Ягъни элементар әйберләр. Бернинди катлаулылыгы юк. Иҗат кешеләренең ирекле эшләве һәм аларга игътибар – үсешнең беренче һәм төп шарты.

Карагыз, узган көз "Татар-информ" агентлыгына яңа җитәкчеләр килде һәм бер ел эчендә нинди зур уңай үзгәрешләр ясады.

Балалар матбугаты авыр хәлдә. Күпме язучы һәм шагыйрьнең беренче мәкаләсе, хикәясе, шигыре чыккан "Сабантуй" газетын айга бер тапкыр чыгучы журнал иттеләр. Ул матур, ялтыравык, ләкин укырлык әйбер юк. Чаллыда атналык "Көмеш кыңгырау" газеты чыга, аның финанс хәле авыр, ләкин тырышалар, балалар иҗатына зур урын бирелә, бик бай басма.

"Сабантуй"ны кире атналык газета итәргә, "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау" газетларына, "Ялкын", "Салават күпере" журналларына беренче чиратта ярдәм итәргә кирәк. Аларның тиражы күп, эчтәлеге бай, язылу бәясе мөмкин кадәр арзан булырга тиеш. Быел Татарстанда 400 мең бала мәктәпкә китте дигән хәбәр булды, ә балалар газетларының уртача тиражы нибары 2-5 мең.

Күпчелек басмаларга Татарстаннан читтү язылып булмый, ә татарларның 75%ы республикадан читтә яши

"Татмедиа" ачык акционерлар җәмгыятенең күпчелек басмаларына Татарстаннан читтә язылып булмый, ә татарларның 75%ы республикадан читтә яши бит. Оештыр, каталогларга үтеп керергә кирәк! Район газетларына мөстәкыйльлекләрен кайтарырга кирәк. Алар район тормышын яктыртучы басмалар булырга тиеш. Моны оештыручы "Татмедиа" ачык акционерлар җәмгыяте булган очракта да эшләп була.

Дәүләтнеке булмаган редакцияләргә һәм аерым иҗат әһелләренә грантлар булдыру кирәк. Беренче чиратта – проза һәм балалар язучылары, интернет, кинематография өлкәсендә.

Татар телендә ТМТВ, "Мәйдан", "Туган тел" каналлары бар, озакламый дини һәм балалар телеканалы ачылырга тиеш. Аларны бөтен Русия татарлары карарлык итеп иярчен аша таратуга ярдәм итәсе иде. Иң яхшысы – "Триколор" иярчен телевидениесе аша. Безгә читтән килгән уенчылар уйнаган 10 спорт такымы белән түгел, үзебезнең 10 татар телеканалы белән мактанырга кирәк", дип сөйләде нәшир Раиф Усманов.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG